Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 март 2018, 11:42

Сәхнә чынбарлыкны чагылдыра

Күптән түгел Чалкак мәдәният йортында үзешчән сәнгать түгәрәге артистлары Гаилә елына багышланган чара үткәрде. Әзербайҗан драматургы М. Шамхаловның “Кайнана” пьесасын уңышлы сәхнәләштерде алар.

Зал театр сәнгатенең соңгы таләпләренә җавап бирерлек: җылы, якты, ремонт эшләре башкарылган, сәхнә техникасы белән дә җиһазландырылган. Тамашачы үзен сәхнәдә барган вакыйгалар өермәсендә катнашучы кебек хис итеп, төрле образлар тудырган артистларның сулыш алуына кадәр ишетеп-тоеп, геройларның психологик кичерешләрен үзенеке кебек кабул итеп утырды.

Нәкъ шушы пьесаның сайлануы да очраклы түгел, беренчедән, монда катнашучыларның саны аз булса, икенчедән, автор сурәтләгән психологик кичерешләрне бары тик сине аңлый алучы якын кешеләр белән уртаклашу дөрес буладыр. Төп роль – Җәннәтбану-кайнананы Ралия Яхина башкарды. Әсәрдә сүз “мин”нең кешелек җәмгыятендәге урыны, кыйммәте турында бара. Бу четерекле проблема хатын-кыз образы аша бирелә. Тик шушы вазыйфалар авырлыгы астында спектакльнең төп герое үзенең иң беренче чиратта хатын-кыз булуын онытып җибәргән. Кайнана үзенең улының хатынын яратып бетерми, Сәгыйдәне үз килене итеп күрәсе килми. Моны күреп, Аязның дуслары хәйләкәрлек юлы белән аларга гаиләне яңадан кушарга ярдәм итешергә булалар. Җәннәтбану кырына аның үзеннән дә “усалрак” килен китереп, йортка кем хуҗа икәнен аңлаталар. Үз-үзеңә мөнәсәбәтең нинди булса, дөньяның да сиңа мөнәсәбәте шундый дигән фикер спектакльдә кызыл җеп булып сузыла. Афәт – хәтәр килен ролен Светлана Галиева башкарды. Сәгыйдә белән Аязның кызларын Ленара Латипова уйнады. Ә бит һәркем бу дөньяга бер генә килә. Синең бәхетле булуың кемнән тора соң? Гомумән, нәрсә ул бәхет? Авторның шушы сораулар турында уйлануы образлар аша җиткерелә. Сабыр холыклы, гади гаиләдә үскән, гаиләсен ихтирам иткән Аяз ролен Ильяс Гәрәев башкарды. Аязның дусты Ильдар ролендә Радик Вәлиев, кызы Зарифа (Светлана Галиева) белән гаиләдә килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны бер ай эчендә бетерүгә ирешәләр. Дуслык – бөек нәрсә ул. Чын дуслыкны тоя белү, табу, югалтмау – сәләт. Ә дуслыкның кадерен белүче кешеләр – иң яхшы, күркәм холыклы кешеләр. Мөлаем ролендә – Зөһрә Гарипова. Ул – кайгыртучан әни, яхшы хатын-кыз, хәстәрлекле туган, гаилә учагын саклаучы һәм көндәлек мәшәкатьләрне аткаручы уңган хуҗабикә. Күрше хатыны Хатирә ролен бик оста башкаручы Әлфия Шакирова пьесага актуальлек өстәде. Музыкаль яктан сәхнәне бизәүче – Илгиз Гарипов. Пьесаны сәхнәләштерүгә һәм бизәүгә Фәүзәнә Исламова бик күп көч куйды. Килен-кайнана татулыгы өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирам, хөрмәт төшенчәләренә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта. Авторның безнең буын өчен бик тә кирәкле теманы чагылдырган әсәрен чалкаклылар тамашачы күңеленә илтеп җиткерә алдылар.

З. Гарипова, китапханәче.


Читайте нас: