Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 март 2018, 12:29

Балкып торган кызларыбыз бар

Таңатар мәктәбеннән Зилина Гыйләҗева белән район тамашачысы китапханәдә үткән чараларда танышты.

Күңелле татар җыры яңгырап тора, матур киемле, калфаклы кыз күбәләктәй очып кына бии башлый. Аның сыгылмалы хәрәкәтләренә, биюенең үзенә бик килешеп торуына сокланып туймыйсың.

Биюне Таңатар китапханәчесе Лилия Арсланова салган, сәхнә киемен дә үзләре тектергән. Хәзер Зилина биюләре белән район күләмендә үткән чараларның да бизәге булып тора. Аналар көненә багышланган һәм Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән үткән очрашу кичәсендә дә аның чыгышы алкышлап кабул ителде. Биюче кыздан һәм аның җитәкчесеннән яңа биюләр көтеп калабыз.

***

“Өзелмәс моң” җыр конкурсында чыгыш ясау Диана Ситдикова өчен зур сынау булгандыр. Ул анда Рим Хәсәновның “Кышкы романс” җырын бик хисле һәм кичерешләр белән башкарып, тамашачы сөюен яулады. Аннан соң “Гаилә кыйммәтләре–изгелек, мәхәббәт һәм акыл чыганагы” проекты чикләрендә район мәдәният йорты сәхнәсендә үткән “Иҗади гаилә” фестивалендә үзләренең дус, тату һәм иҗади тормыш белән яшәүче гаиләләре данын җыр белән яклады. Иске Бикмәт авылында мәдәният хезмәткәрләре булып эшләгән Ситдиковларның өч кызы да сәхнәгә тартыла. Өлкәннәре Диана Борай беренче мәктәбенең сигезенче классында яхшы билгеләренә генә укый һәм бәләкәйдән җыр-моңга гашыйк булып үсә. Диананың җырлы юллары озын булсын дигән теләктә калабыз.

Ф.Бәдертдинова.


Читайте нас: