Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 февраль 2018, 13:50

“Шома бас” иң оста биючеләрне ачыклады

Үзешчән сәнгать фестиваленең икенче этабы шушы көннәрдә Зур Бадрак авыл мәдәният йортында үтте. “Шома бас” дип исемләнгән конкурста бию коллективлары һәм ялгыз башкаручылар көч сынашты.

Районның бию ансамбленә нигез салучы, күренекле шәхес Гыйлемхан Мирхазов исемендәге призга конкурсны сәнгать белгечләре: “Жасмин” үрнәкле бию ансамбле җитәкчесе Ирина Баһаветдинова, халык театры режиссеры Рәиф Мансуров, “Дуслык” халык бию ансамбле җитәкчесе Азат Ибраһимовлардан торган жюри бәяләде.

Конкурста 30лап авылдан һәвәскәр артистлар катнашты, сайлап алу турында жюри карамагына 60 бию тәкъдим ителде. Шулар арасында иң яхшы дип табылганнары бәйгенең гала-концертына алынды. Яңа биючеләр ачылуы, күп кенә эчтәлекле, үзенчәлекле постановкалар булуы шатлыклы күренеш иде. Ансамбльләр күпчелек хатын-кызлардан торуы, ир-егетләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәклеге турында җиткерелде.

Гала-концертта конкурска йомгак ясалып, җиңүчеләр һәм номинантлар билгеле булды. Бию коллективлары арасында Байшадыдан “Туганэ” ансамбле – беренче, Тепляктан “Сударушка” ансамбле, Яңа Тазлардан Эмилия Суфиянова һәм Зөлфия Гыйзетдинова дуэты – икенче, Әҗәктән Роза Сафина һәм Тәүсия Әхмәтова дуэты, Мамадыдан “Купанча” ансамбле өченче урыннарны яулады. Ялгыз биючеләр арасында лезгинканы оста башкаруы белән жюри һәм тамашачыларны әсир иткән Владислав Гыйләҗев (Таңатар) беренче урынга лаек булды. Конкурста инде беренче тапкыр гына катнашмаган Илена Платова (Бигәнәй) һәм Чулпан Биккининаның (Мулла) чыгышы югары бәһаланып, биючеләр икенче һәм өченче урынга чыкты. “Масса-күләмлек һәм ватанпәрвәрлек өчен” номинациясендә – Яңа Тазлар коллективы, “Үзенчәлекле бию өчен” номинациясендә – Зур Бадрактан “Гөрләвекләр” бию ансамбле, “Артистлык өчен” номинациясендә – Ваныштан бию коллективы җиңде. Майя Баирова (Миңле), Мулла авылы ансамбле – “Милли традицияләрне саклаган өчен”, Гөлнәйсә Гыйльманова (Борай) – “Халык биюенә тугрылык өчен”, Айсылу Яһүдина (Шабай) –“Башкару матурлыгы”, Лия Гайфуллина (Алтаю) – “Нәфислек”, Руслан Мостафин (Берләч), Гөлнур Фазылова (Йомакай), Нурия Зарипова (Яңа Кизгән) “Өмет” номинацияләренә лаек дип табылды. Бәйгенең иң зур бүләге – Гран-Прига Иске Карагыш мәдәният йортының “Рәйхан” бию коллективы ия булды. Ансамбльне бүләкләргә сәхнәгә Г.Мирхазовның кызы Лилия Сәгъдиева һәм район мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Харисов күтәрелде. Лилия Гыйлемхан кызы бу бәйгене оештыручыларга рәхмәтен җиткерде, әтисенең эше онытылмыйча дәвам ителгәненә сөенечен белдердеп, коллективка һәм аның җитәкчесенә үзенең гаиләсе исеменнән истәлекле бүләкләр һәм 50 мең сум акчалата бүләк тапшырды.

Илгиз Зөфәр улы үз чыгышында фестивальнең югары бүләгенә лаек булган коллективка 100 мең сум акча бүленүен белдерде. Ул шулай ук киләсе уку елында сәнгать мәктәбе базасында Бадрак һәм Каенлык авылларында хореография класслары ачылуы турында хәбәр итте.

Фестиваль-конкурсны оештыруда һәм үткәрүдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре күп көч салды. Бәйгечеләрне каршылаган Бадрак авыл биләмәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре дә фестивальнең югары дәрәҗәдә үтүенә үз өлешен кертте.


А.Фазлетдинова.


Читайте нас: