Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 февраль 2018, 13:55

Күргәзмә – рухи байлык чыганагы

Күптән түгел “Танып-Су” арт-галереясында рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгатенең беренче район күргәзмәсе ачылды. Бу чараны мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Харисов ачып, күргәзмә эшенең барышында уңышлар теләде. Сәнгать сөючеләрне монда тәкъдим ителгән эшләрнең авторлары һәм аларның сәнгать үрнәкләре белән таныштырып үтте.

Күргәзмәгә районыбызның 47 остасының җанлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли эшләре куелды. Борай җире сәләтләргә бай. Төрле стильләрдә башкарылган экспозицияләр халкыбызның үзенчәлекле тарихи һәм милли байлыкларын чагылдыра. Яшьләрнең сәнгатькә күпләп тартылуы да – сөенечле күренеш. Күргәзмәне манзара кылырга килүчеләр үзләрен гүзәллек дөньясында хис итте. Тамашачы галереядән эстетик, рухи канәгатьлек һәм уңай эмоцияләр туплап, оештыручыларга рәхмәт әйтеп кайтып китте. Күргәзмәнең эше дәвам итә һәм якташларыбызның сәнгать үрнәкләрен карарга теләүчеләр безгә рәхим итсеннәр.

Г. Гәрәева, арт-галерея экскурсоводы.


Читайте нас: