Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 февраль 2018, 14:07

Өзелмәсме моң?

Кушманак авыл мәдәният йортында Гаилә елына багышланып үткән традицион “Өзелмәс моң” җыр конкурсын караганнан соң ышанып әйтергә була: моңнар өзелмәс, халкыбыз җырлары киләчәккә юл алыр. Конкурсларның яме, асылы да яңа чагу сәләтләр табылуда. Быелгысы да җимешле булды, Кизгән авылыннан Реналь Миңнуллинның чыгышы сәләтле яшь башкаручыларны ачыклауны максат итеп куйган бәйгенең иң чагу ачышы дип билгеләнде.

Быел конкурсантлар географиясе бик киң иде. Мәдәният учагы булган барлык авыллардан да диярлек чыгыш ясадылар. Авыл биләмәләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләренең берлектә эшләгәне күренеп тора. Тәүгеләре үзләре дә сәхнәдә чыгыш ясаучылар арасында булды. Бу бәйге яңа талантларны ачу белән бергә, еллар буена район сәхнәләрен бизәп килгән башкаручыларның сәләтен бәяләп, иң яхшылар дип танытты.

–Бадрак, Борай (РТП) җырчылары быел да үзләре бер концерт куярлык, Шабай, Чалкак үзешчәннәре чыгышы авылның мәдәният учагы эшчәнлегенең югары булуы хакында сөйли, – диде жюри әгъзалары. –Бәләкәй яки төпкел авыллар Даутлар, Ишмәмәт, Байшады, Мамады, Миңле, Чишмә-Борай, Абзай, Түгәрәктән һ.б. килгәннәр, үз сәләтләрен күрсәтергә тырыштылар. Быел да утыз-кырык йортлы Тукайдан күрсәтелгән ике номер да Гала-концертка алынды һәм номинациядә җиңүчеләр арасында билгеләнде. Бигәнәй, Тугай авыллары, клуб мөдирләре яңа гына эшли башласа да, конкурста актив булды.

Үз фанатлары да бар бәйгенең. Йомакайдан 83 яшьлек Рәфизә Багманова ничәнче тапкыр катнаша һәм тамашачыларны сәләте, сәхнәгә тугрылыгы белән сокландыра.

–Быелгы конкурс көчле башкаручылары, аларның сәхнә осталыгы, әзерлек дәрәҗәсе белән баштагыларыннан бер баскычка югары, – дип билгеләде жюри рәисе, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Лида Хәлилова. Җиде сәгать дәвамында барган сайлап алу турында йөзгә якын чыгыш каралып, һәр башкаручы, коллектив чыгышына игътибарлы булып гадел бәя бирелү жюриның (әгъзалары “Инеш” халык вокаль ансамбле җитәкчесе Илида Мостафина, республика конкурслары лауреатлары, җырчылар Эрнест һәм Денис Арслановлар) зур хезмәте турында сөйли.

Чыгышларның гала-концертка алынуы – үзе үк авыл мәдәният йортлары, клубларның эшчәнлек дәрәҗәсен күрсәткән зур бәя. Шул ук вакытта сәхнә бизәге булырдай чыгышлар өчен рәхмәт әйтеп, яңа коллективларга юл ачарга омтылу конкурсның бер күркәм ягы икәнлекне дә әйтергә кирәк. Алтаю авылының узган елларда җиңүче булып танылган билгеле “Инвожо” ансамбле быел да гала-концертка килеп җырлары белән сокландырды. Гомумән, чыгышларның һәркайсын тамашачы, әйтерсең, тыны белән тартып алды һәм концерт бер мизгелдә үтеп китте. Район мәдәният йорты баянчылары, хезмәткәрләре, музыкаль аппаратураларны көйле эшләтеп, конкурсантлар өчен барлык шартларны тудырды, гала-концерттагы сәхнә бизәлеше чыгышларны тагын да күркәмрәк итте. Кушманак авыл биләмәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре, кунакларны ачык йөз белән каршы алып, фестивальнең югары дәрәҗәдә үтүе өчен зур тырышлык салды.

Әлбәттә, иң дулкынландыргыч мизгел җиңүчеләрне игълан итү иде. Ялгыз җырчыларга караганда коллектив туплап, алар белән эшләүнең күпкә катлаулырак булуын искә алып, иң югары бүләкне коллектив башкаручыларга бирергә карар ителде. Һәм Гран-при хаклы рәвештә Яңа Тазлар мәдәният йортының “Танып” вокаль ансамбленә тапшырылды. Беренче урында – Кушманак мәдәният йортының хатын-кызлар ансамбле, икенче урында – Галимуллиннар (Яңа Бикмәт) дуэты һәм “Сударушка” (Тепляк) ансамбле. Борай клубының “Ахирәтләр” ансамбле һәм Тугайдан кызлар триосы өченче урынга лаек булды. Ялгыз башкаручылар арасында Реналь Миңнуллин (Яңа Кизгән) җиңүче булып танылды, Илсур Ганиев (Мулла)–икенче, Илнур Саяпов (Чалкак) өченче урыннарны яулады.

Фестиваль талантларны төрле яклап бәяләде. Номинацияләр генә дә унау иде. Ялгыз башкаручылардан Гөлсинә Биккинина (Мулла)–“Моң чишмәсе”, Альбина Нафыйкова (Тукай)–“Традицияләргә тугрылык”, Юлизә Фәйзуллина (Кодаш)–“Моңлы сандугач”, Белла Гафутдинова (Алтаю)–“Өмет”, Ирек Ситдыйков (Иске Бикмәт)–“Үзенчәлекле чыгыш”, Хөрмәт Әмиров (РТП)–“ Иң актив” номинацияләрендә җиңүче дип табылды. Коллектив чыгышлардан Кушманак мәдәният йортының ир-егетләр ансамбле–“Асыл егетләр”, Чалкак, Әҗәк мәдәният йортларының хатын-кызлар вокаль ансамбльләренә – “Гүзәллек”, Тукай мәдәният йорты хатын-кызлар ансамбленә “Үзенчәлекле чыгыш” номинацияләре бирелде.

Фестиваль җиңүчеләре һәм номинацияләрдә билгеләнүчеләрне район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов, мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Харисов, Кушманак авыл биләмәсе башлыгы Алик Каюмов котлады, аларга дипломнар, истәлекле статуэткалар һәм бүләкләр тапшырды. Алар бу бәйгенең мәдәният тормышын баетудагы ролен билгеләде һәм киләчәктә районның талантлар күгендә тагын да чагу йолдызлар кабыначыгына ышаныч белдерде.

Ф.Бәдертдинова.


Читайте нас: