Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 декабрь 2017, 16:29

Яңа үрләр яулый “Инеш”

Районда “Инеш” халык вокаль ансамбле киң билгеле. Һәр бәйрәм, истәлекле көн аның чагу чыгышыннан башка үтми диярлек. Күптән түгел узган Яңа ел чараларының да уртасында булды коллектив.

Ансамбль 1997 елда мәдәният йорты янында оештырыла. Шушы вакыттан башлап аны Илида Мостафина җитәкли. Ансамбльдә шөгыльләнгәннәр арасында киләчәген музыкаль юнәлеш белән бәйләгәннәр дә бар: сигез тәрбияләнүче, мәдәният һәм сәнгать уку йортларын тәмамлап, җитәкчеләренең эшен лаеклы дәвам итә.

Коллектив, төрле конкурсларда катнашып, район данын яклый. 2013 елда “Йәйгор” балалар-үсмерләр иҗадының республика фестивалендә чыгыш ясап, иң югары бүләк – Гран-при ала. 2015 елда ансамбльгә халык исеме бирелә. “Инеш”ләр – “Язгы тамчылар” республика яшь сәләтләр конкурсының да лауреатлары. Илида Галиәхмәт кызының тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте лаеклы бәһаланып, 2016 елда ул “БР муниципаль районнары арасында иң яхшы мәдәният хезмәткәре” дип таныла.

Ансамбльдә эшче яшьләр дә теләп шөгыльләнә. 2016 елда коллективка күп кенә талантлы яшьләр кушыла, репертуар өстендә зур эш алып барыла. Яңа сулыш алган ансамбль агымдагы елда зур уңышларга иреште: “Чәчкә ат, Башкортстан!” төбәкара конкурсында – III урын, “Никола Вешний” республика һәм “Троица” төбәкара фольклор фестивальләрендә дипломант исеме алды. Күптән түгел генә “Без бергә” республика конкурс-фестиваленә видео сайлауны үтеп, “Инеш”ләр II дәрәҗә лауреат була, Диплом һәм сертификат белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә коллектив Бөре шәһәрендә үтәчәк “Крещение суыклары” конкурсына әзерләнү белән мәшгуль. Киләчәктә бөтенрусия һәм халыкара фестивальләрдә дә катнашу хыялы белән янып йөри ансамбльдә катнашучылар.

А.Локманова.


Читайте нас: