Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 декабрь 2017, 18:22

“Сәләт”тә безнең сәләтлеләр

“Сәләт” фестиваль-конкурсы ел дәвамында барды. Анда төрле номинацияләрдә 70ләп кеше катнашты. Җыр, бию, шигырь сөйләү, музыка коралларында уйнау кебек номинацияләр булса да, бәйге барышында күбрәк халкыбызның җыр-моң яратканы билгеле булды. Бу номинациядә соло, дуэт, трио һәм ансамбльләр катнашты.

“Сәләт” Бөтенрусия фестивален “Туган тел” каналы әле быел беренче тапкыр гына үткәрә. Фестивальнең төп оештыручысы һәм режиссеры – баянчы, җырчы һәм композитор, күпсанлы җырлар авторы – Лилия Вахитова-Җәләева.

Бөтенрусия “Сәләт” халык иҗаты телевизион фестиваленә Башкортстанга илнең төрле төбәкләреннән килеп, теләп катнаштылар. Благовар һәм Борайлар – иң активлары булды. Бу районнарда олысы да кечесе дә җырларга ярата икән. Алмаз Яхинга 8 яшь, ул Борай беренче мәктәбенең 2 “а” сыйныфында белем ала. Бик үткер, спортта да беренчеләр арасында. “Сәләт”фестивалендә 7-10 яшьлек балалар арасында Алмаз 1нче урын яулады.

Алсу Сатимова да беренче мәктәпнең 6нчы сыйныфында белем ала. Аңа әле 12 яшь һәм ул бик тә җырларга ярата. Алмаз кебек, Алсу да 11-14 яшьлек балалар арасында 1 дәрәҗәле дипломга лаек булды.

Тамашаны популяр җырчы Эльмир Газизуллин, Башкортстанның атказанган артисткасы Дамира Сәетова алып барды. Аларга һәм “Туган тел” каналының генераль директоры Азат Вахитовка һәм Лилия Вахитовага рәхмәтләрнең зурысын юллыйбыз!

А. Яхина.


Читайте нас: