Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 декабрь 2017, 10:23

Халыкара фестиваль- конкурстан – уңышлар белән

Күптән түгел Уфа шәһәрендә “Илһам” VIII Халыкара фестиваль-конкурс үтте. Анда безнең районнан сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары катнашып, зур уңышларга иреште: Эльвира Сәетгалиева III дәрәҗә лауреат исемен яулады, ә Ләйсән Җиһаншина II дәрәҗә лауреат булды.

Конкурсантлар чыгышларын Мәскәү дәүләт мәдәният институты, Мәскәү консерваториясенең доцентлары һәм башка музыка белгечләре бәяләде. Шушы абруйлы бәйгедә югары бәһа алу, әлбәттә, зур сөенеч. Бу җиңүләр артында кызларның һәм аларның укытучылары Эльвира Хәсәнованың тырыш хезмәте, ата-аналарның олы ярдәме ята. Агымдагы уку елындагы беренче җиңүләр тагын да яңа үрләр яуларга әйдәр әле.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: