Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 декабрь 2017, 16:20

Сәхнә түрендә – сәнгать ветераны

Шабай клубында үткән һәр бәйрәмне авыл халкы көтеп ала. Аналар көненә багышлап үткәрелгән кичә аеруча истәлекле булды. Клуб мөдире Ирина Рәхимова һәм китапханәче Рәзифә Фазлыева күп көч салып әзерләгән концертта балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Үзләре дә оста биюче, җырчы булган мәдәният хезмәткәрләренең вазыйфаларына җаваплы караулары, эзләнеп, яңалыклар кертеп, бәйрәмнәрне тамашачылар күңеленә үтеп керерлек итеп үткәрергә тырышулары сөенечле.

Кичәнең икенче өлеше мәдәният хезмәткәре Заһидә Исламованың 80 яшьлек юбилеена багышланды. Ул, әтисе фронт кырларында ятып калган сугыш чоры баласы, ата сөюен тоймый үсә. Тырышлык белән урта мәктәп тәмамлый. Авылдашы Бәйзәви Исламов белән кавышып, үрнәкле гаилә булып яшиләр. Авылда китапханә, клуб эшчәнлеге Заһидә Хафизҗан кызы исеме белән бәйле. Ул, вакыт белән исәпләшмичә, бар көчен салып эшли. Сәләтле үзешчәннәрне сәхнә тормышына җәлеп итә, спектакльләрдә бергәләп онытылмаслык образлар тудыралар. Ул уйнаган героинялар тормышчан булуы белән истә калган.

Табигый сылулыгы, җыр-биюгә осталыгы, гармунчы да булуы аны чын сәхнә күрке итте. Ул елларда киң колач белән үткән үзешчәннәрнең фестиваль-конкурсларында авылның сәнгать осталары зур активлык белән катнашты. Агитатор, политинформатор вазыйфалары да мәдәният йортлары хезмәткәрләренә йөкләтелә һәм алар моны күңел салып башкара иде. Заһидә апа да авылның гөрләп торган терлекчелек фермасында еш стена гәзитләре чыгара, гәзит-журналлар алып килә, һәр җирдә көтеп алынган кеше, киңәшче була.

Гаиләдә тормыш иптәше белән өч балага гомер бирделәр, озак еллар кайнана белән тату яшәгән килен дә булды. Кичәбезнең хөрмәтле кунагы Заһидә Хафизҗан кызы менә шушы барлык сыйфатлары белән балкып утырды. Район китапханәсеннән килгән коллегалары һәм мәдәният ветераны Алия апа Хәйруллинаның җылы хатирәләре юбилярның хезмәт юлын кабат күз алдыннан үткәрде, ихлас котлаулары күңеленә хуш килде. Әҗәк авылыннан килгән Фидәрис Закировның гармун уйнавы кичәбезгә ямь өстәде, гомер буе сәнгатькә табынып яшәгән тынгысыз күңелле кеше сәнгать ветеранының юбилеен җыр-моңнары белән дә зурлады.

Бәйрәм чәй табыны артында да җырлар, ихлас теләкләргә күмелеп дәвам итте.

Ә.Вәлиева.


Читайте нас: