“Милләтне югалтмыйча торучы өч кыйммәт: ана теле, милли киемнәр һәм гореф-гадәт югалмаса, киләчәгебез ышанычлы”, – диде Фәнзия Сәгыйть кызы. Аның үзе тегеп-чиккән калфакларның төрлелеген һәм күплеген, нәфислеген күреп, һәммәсе сокланды. Калфак – татар сылуларының, башка милләттән аермалы буларак, күркәмлеген генә арттырып калмый, ә башның лепкә өлешен салкыннан һәм шулай ук эсседән дә саклый. Ир-атларның түбәтәй-кәләпүше дә шушындый ук әһәмияткә иядер, күрәсең. Галәм белән кеше арасындагы серле бәйләнешләрне дә калфак белән элек-электән бәйләгән борынгылар. Энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән, алтын җепләр белән чигелеп ясалган баш киеме – татар сылуының горурлык билгесе дә булган. Шулай итеп, милли киемнәребез турында әңгәмәләшү калфактан башланды. “Ак калфак” җыелышында ана теле мәсьәләсе тирәсендә борчылу тудырган бу чорда аны саклап калу мөһимлеге, киләчәк буыннарга өзми-бозмый тапшыру турында да сүз барды. Гореф-гадәтләрне югалтмас өчен игътибарлы булып, районыбызның мәдәни тормышында бу үрнәкләрне еш чагылдырырга кирәклеге турында да әйтелде. А. Хәйруллина, Н. Дәүләтгәрәева, Ә. Дәүләтгәрәева, А. Садыйкова, М. Әюпова, Ф. Мифтахова, Р. Солтанов, әңгәмә барышында һәр сорауга карата үз фикерен белдереп, фәһемле киңәшләрен дә бирделәр. Гомумән, очрашу эшлекле мохиттә үтте.