–Мин бу образларны эчкерсез, тынгысыз авыл кешеләренең тормышын күзәтеп яшәгән, шул мохиттә үскән кеше буларак тудырдым. Һәр авылда бар үз Саттарлары. Тиз генә кабынып китеп, тиз генә суынучан, ачу-фәлән сакламый, турысын әйтеп сөйләшә торган авыл абзые – фашистларны дөмектереп, Бөек Җиңү яулап кайткан кеше. Төп героем әбие белән икесе генә гомер кичерә, күршеләре Миңнури да аларны туганыдай якын күрә. Күрше белән күрше аралашмый яшәгән бу заманда, алар бер-берсенә терәк. Гади, нәрсә ишетсә, күршеләренә кереп, түкми-чәчми шуларны эмоцияләре белән баетып, хәбәр җиткерүче Миңнури да тирә-ягыбызда яшәгән ихлас, беркатлы авыл хатыны. Тамашачы аларның прототипларын тиз таный, безнең авыл кешесенә охшаган ич бу дип, үз итә, күңеленә якын ала. Бу – безнең тормыш дип атала. Сәхнәдә аракы эчүне, ярымшәрә йөрүләрне күрсәтәсем килми минем. Куелган әсәр, мотлак, тәрбияви әһәмияткә ия булырга тиеш, минемчә. Менә шулардан чыгып, тәкъдим иттем шушы иҗат җимешемне, – диде әңгәмәдәшчем. Персонажларын яратып, аларның холык-фигыленең үзенчәлекләренә басым ясап сөйләде автор. Өстәвенә, балалык чорында гомерлеккә хәтеренә уелып калган бер вакыйганы да дулкынланып исенә алды. Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтисенең авылдагы йорты янып бетә. Ут бер генә әйберне дә аямый. Тик могҗиза булып, фронтта лаек булган “За отвагу” медаленең книжкасына гына ялкынның көче җитми! Аның иң кадерле бүләге исән калуны Садыйк абзый да, батырлык үлемсез, утта да янмый, суда да батмый дип, кабул итә. Илнең азатлыгы өчен көрәшкәне – изгелек, аның батырлыгын янгын да юкка чыгара алмаган, хәтта! Тормышчан ситуацияләрнең адым саен икәнлеген, игътибарлы автор, тәҗрибәле режиссер, хәзер инде драматург “Саттар картның инопланетяннары” сәхнә әсәрендә тамашачыга оста җиткерә алган. “Спектакльнең башыннан азагына тиклем, исеменә игътибар итеп, Борай сәхнәсенә декорация итеп, ничекләр НЛОны бизәрләр һәм чит ил вәкилләрен ни кыяфәттә күрсәтә алырлар икән, чит цивилизация “кеше”ләре кайчан сәхнәгә килеп чыгар икән дип көтеп утырдым,” – диде бер тамашачы. Әмма, һәркемнең үз инопланетяннары! Игътибарлы тамашачы Рәиф Садыйк улының психологик алымнар белән комедия һәм трагедияне бергә үреп, тирәнтен мәгънәле пьеса тудырганын җаны аша үткәреп, аңлый. Гади авыл апасы – Миңнури (Фәридә Ямалтдинова) кешеләрдән ишеткән һәм “Вокруг света” журналында язылган таныш булмаган очучы объектлар турындагы имеш-мимешләрне күрше әбие Гайшә (Сәмәния Әхсәнова) белән уртаклаша. Халык теленә бер эләккәч, өстәвенә, аларның хатын-кызлар янына килүләрен, җитмәсә, мунчада юынган чакта килеп җитүләрен дә үтә куркып, әйтеп сала. Үзләре генә шөрләү җитмәгән, колхоз идарәсенә салам сорарга барган җиреннән кайтып кергән бабайга да шомлы хәбәрне җиткерәләр. Фашист тиклем фашистны җиңеп кайткан Саттар карт (Альфред Шакиров) бу яңалыктан куркып калмый,“инопланет”ларның кирәген бирәчәген белдерә, юк-бар сөйләп йөргән күршесен дә шелтәли. Әмма урамга чыкмаслык булып курку алган Миңнури үзләренә барып җиткәнче, Гайшәгә тәрәзәдән күзәтеп торырга куша. Әби белән бабайның мунчадагы маҗаралары инопланетлардан куркуның дәвамы булып, тамашачыны көлке диңгезенә алып кереп китә. ...Мунча алдында өелгән утын пүләннәре астында калган Саттар картны шәфкатьле Миңнури белән Гайшә көч-хәл белән өйгә алып кайтып, кроватькә салалар. Иссез калган, башы бәйләнгән картны өйдә калдырып, ике хатын курка-курка мунча ишекләрен ябып кайтырга юнәләләр. Һәм өйдә берүзе калган башы авырткан, аңын югалткан Саттар төшләнеп, саташа. Ул үзен оҗмахтагы кебек хис итә, хур кызларының (Регина Йөзлекәева, Гөлнара Шәрәева, Илнара Бәдретдинова, Дилә Фәтхетдинова, Чулпан Корбанова) ымсындыргыч биюләре, сугыш азагында үзе атып үтергән фриц – Ганс (Марат Фазлетдинов) белән очрашып: “Минем илемә корал күтәреп, ил басып килдең, шуңа атырга мәҗбүр булдым сине”, – дигән сүзләрен ишетеп, тарихи, тирән мәгънәгә шаһит буласың. Килеп кергән Гайшә һәм Миңнури Саттарның уяулы-саташуыннан куркып кала. Ышанма әле күргән күзеңә, ышан әле әйткән сүземә, дигәндәй, курку, саташу шаукымыннан айнып бетмәгән карт хатыннарның нык кына котын ала. Доктор Рәмил Галиханович (Илшат Әхмәтов) бабайны тынычландыра. Артабан авыл советы рәисе Габдулла Хәерович (Алик Усаев) монда барган вакыйгаларга ачыклык кертә. Урамдагы төнге шау-шуның сәбәбе, мунчадагы мәчеләрнең Саттар картның пүләннәр астында калуына сәбәпче икәнлеге дә беленә. Инопланетяннар көтеп утырган тамашачы өйгә военком Рафаэль Закировичның (Ленар Баһаветдинов) һәм укучылары Рөстәм (Эдуард Шакиров), Зифа (Ирина Гаязова) белән пионервожатый Зөһрә Әлфитовна (Гөлнара Бикбулатова), гәзиттән килгән хәбәрченең (Фәнисә Закирова) килеп кергәнен күреп, вакыйгаларның кискен, җитди борылыш алганын аңлый. Саттар бабабызның фронтта күрсәткән батырлыклары өчен наградасы әле эзләп килеп тапкан, тантаналы рәвештә бабабызны югары бүләге белән котлыйлар килүчеләр...
“Сәхнәдә уйнамыйлар, ә яшиләр”, – ди Рәиф Мансуров. Бу сәхнә әсәрен тамашачыга җиткерүче үзешчән актерлар да сәхнәдә шул тиклем оста яшәделәр! Персонажларны җанландыручы үзешчән актерларыбызга сыйфатламаны уңай биреп, район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов рәхмәтен белдерде. Рольләрен югары дәрәҗәдә профессионалларча башкаруларын әйтте һәм аларның һәрберсенең спектакльне тудырганда салган осталыгын тиешенчә бәяләп, халык театрына киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын теләде. Районыбызның үз драматургы булуы шатлыклы вакыйга икәненә басым ясап, Борис Шәрәфгали улы көчле халык театры һәм аның маһир актерлары, режиссеры, гомумән, коллективы – районыбызның даны икәнен дә бәянләде.