Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 ноябрь 2017, 17:44

Казан сәхнәләрен яуладык

Казанга килергә чакырып язылган кәгазьне кулыма алуга дулкынлануымның чиге булмады. Казан шәһәренең сәхнәсендә җырлаячагым төшемә дә кермәгән иде бит!

21 октябрьдә Казанда үткән IV Халыкара үзешчән композиторлар фестиваль-конкурсында Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе шәһәрләреннән һәм Белорусия, Карелия, хәтта, Германиядән дә килеп катнаштылар. Анда җырланачак Илмира Әмирова көе, Мәсүфә Әюпова сүзләренә язылган “Оныгыма” җырын, чынлап та, өндә генә түгел, төшләремдә дә кабатлый башладым. Безнең белән бергә Кушманак авылыннан җырчы егет Радик Галиев та барды. Ул шушы авторларның “Сагыну” җырын әзерләгән иде.

Иртәнге Казан үзенең сихри тынлыгы, көзге серлелеге белән безне сәламләде. Казан дәүләт мәдәният институтының ишеген ачып керүгә җылылык һәм ихласлык тулы мохиткә эләккәнебезне тойдык. Бүлмәләргә урнаштырып, жюри алдында кайчан чыгыш ясаячагыбызны һәм Гала-концертның башланыр вакытын мөлаем генә аңлаттылар. Ачык йөз, тугандаш мөгамәләдән тиз арада “үз кеше”ләргә әйләндек без анда. Көне буе барган репетицияләр, жюри алдындагы чыгышлар һәм Гала-концерт безнең өчен уңыш белән тәмамланды. Без, өченче дәрәҗә диплом алып, лауреат исемен яуладык.

Ике сәләтле якташымның “Оныгыма”җыры кертелгән “21нче гасыр композиторлары”дигән христоматияне бүләккә алгач, күңелне горурлык хисләре биләп алды. Чөнки Казан сәхнәсендә Борай җирен зурлау, туган районыбызны данлау иде бу. Якташларым Илмира һәм Мәсүфә, иҗат чишмәләрегез саекмасын, барыр юлларыгыз сикәлтәсез булсын. Радикның да җырлыйсы җырларының иге-чиге булмасын. Мин сезнең белән татарның мәркәзе – Казаннан горурланып кайттым.

Ф. Ямалтдинова,

Борай авылы.


Читайте нас: