Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 октябрь 2017, 16:31

Моңлы җырдай Тәтешле-Борай

Шушы көннәрдә Борай халкына ут күршеләре – Тәтешле районы үзешчәннәре күчтәнәч-концерт бүләк итте. XIX гасыр мәгърифәтчесе Гали Чокрый, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев, РФнең атказанган, Башкортстанның халык артисты Зинира Атнабаева, РФнең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи, БРның атказанган артисты Гөлзәмия Ситдыйкова, Удмурт Республикасының халык рәссамы Менсадыйк Гарипов кебек исемнәре киң билгеле булган шәхесләрнең кече Ватаны ул Тәтешле. Һәм шул дәрәҗәле исемнәргә лаек булган якташларыннан һич кенә дә калышмады концертта катнашучы һәвәскәрләр.

Концерт программасы гүзәл Башкортстаныбызда күпмилләтле тату халык яшәвенә ишарәләп төзелгән иде. Башкорт, татар, удмурт, мари, рус халык биюләре һәм җырлары шулкадәр югары осталыкта башкарылды, залда утырган тамашачылар да ирексездән бу милли моңнарга кушылды. Күңелнең иң нечкә кылларын тартып, йөрәккә үтеп керерлек моңлы тавышлы, исемнәре инде күптәннән республикага таныш Камил Зыятдинов, Светлана Нурлыгаянова, Рәвис Суфияров, Светлана Шәехова, Алик Кайрановлар белән беррәттән, яшь җырчылар Әлмир Фәтхетдинов, Гөлнар Гыйззәтоваларның чыгышларын да тамашачылар яратып кабул итте. Алевтина Хәйбуллина җитәкчелегендәге үрнәкле “Виктория” бию ансамбле кызларының чыгышлары концертның аеруча бер биек ноктасына әверелде. Сәнгатьле сүз, юмор осталары Фәрит Җиһангиров, Вахит Нуриханов һәм Руслан Әхмәтовларның кызыклы тамашаларыннан халык рәхәтләнеп көлде. Шулай ук вокаль һәм инструменталь ансамбльләренең, төрле милли инструментларда – курай, кубыз, тальян, мөгез быргыда уйнаган, үзе бер оркестр булган Айнур Кыямовның чыгышлары дәррәү алкышларга күмелде.

Ике сәгатькә сузылган концерт бер тында үтте. Сәхнәгә ике күрше – Борай һәм Тәтешле районнары хакимият башлыклары Борис Нурисламов һәм Рушан Гәрәев күтәрелде. Борис Шәрәфгали улы Тәтешле районында эшсөяр, уңган халык яшәвен, анда яшәү өчен барлык уңайлыклар тудырылганын сөйләде, сәхнә түрендә торган талант ияләренә зур рәхмәтләрен җиткерде, артистларның һәркайсысын исемләп, мактап телгә алды. Рушан Кадим улы исә Борайның соңгы елларда төзелешләргә бай булуын, спорт объектларының гөрләп эшләвен, Сабантуй микрорайонында яшь буынга шәһәрләрдәгечә шартлар тудырылуын билгеләде, боларның һәммәсендә хакимият башлыгының һәм район халкының тырыш хезмәте ятуын ассызыклады.

Ике күрше районның хакимият башлыкларының дустанә мөнәсәбәте, ихлас сүзләре, оптимистик рухы, җылы теләкләре бу ике районда яшәгән халыкның киләчәге тагын да матуррак, тагын да яхшырак һәм, әлбәттә, җырлы-моңлы булуына ныклы ышаныч тудырды.

В. Арсланова.


Читайте нас: