Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 октябрь 2017, 12:00

Бәйрәм итәргә хакыбыз бар

Җомга көнне район мәдәният йортында Башкортстан Республикасының бәйсезлеге турында Дек-ларация кабул ителүгә 27 ел тулуга багышланган зур бәйрәм чарасы үтте. Тантананы башлап, район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов район халкын, килгән кунакларны Республика көне белән тәбрикләде.

–Кагыйдә буларак, республика бәйрәме – ул эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясау, киләчәккә планнар билгеләү. Башкортстан үзенең туган көнен нәтиҗәле хезмәттә каршылый. Борай районының да бу чагу вакыйганы лаеклы хезмәт күрсәткечләре белән каршылавы, шул рәвешле республиканың социаль-икътисадый үсешенә үз өлешен кертүе сөенечле. Районыбыз икътисадта һәм социаль өлкәдә күп кенә уңай нәтиҗәләргә иреште. Соңгы елларда торак төзелеше күләме үсте, торак пунктларын төзекләндерү, газ һәм су үткәрү дәвам итә, юллар төзелә, урамнарны яктырту системасын модернизацияләү буенча эшләр бара, – дип ирешелгән уңышлар белән уртаклашты район хакимияте башлыгы. Шулай ук ул яңа уку елына мәктәпләрнең тиешле дәрәҗәдә әзерләнүен, “Бердәм Русия” партиясенең “Гамәлдәге эшләр” һәм “Урындагы мәдәният йорты” проектлары чикләрендә районның мәдәният учакларының матди-техник базасы ныгуын, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм социаль объектларның кышкы сезонга ныклы әзерлектә керүен билгеләде.

–Район өчен мөһим мәсьәләләрне чишүдә күрсәткән бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен Респуб-лика Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитовка, республика Хөкүмәтенә һәм Дәүләт Җыелышы–Корылтайга зур рәхмәтемне белдерәм, – диде Борис Шәрәфгали улы.

Аннары район хакимияте башлыгы җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем хезмәт алдынгыларына Русия Федерациясе, республика, район дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Артабан республика Башлыгы вәкиле, БРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Сөләйманов район халкын бәйрәм белән котлады. Соңгы елларда Башкортстанның төрле күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрдә баруын, илнең 10 иң көчле төбәге исемлегендә булуын бәян итте. Республиканың 100 еллыгына әзерлек, демографик хәл, дәүләт телләрен өйрәнү һ.б. халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләргә тукталды.

Котлаулардан соң районның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары эчтәлекле бәйрәм концерты белән чыгыш ясады.


А.Вәлиева,

И.Сөләйманова

фотолары.


Читайте нас: