Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 октябрь 2017, 12:54

Сәләтләр гөлләмәсе

Соңгы елларда Өлкәннәр көнен район мәдәният йортында зур концерт белән каршы алу традициягә керде. Быел да шулай булды. Зур концерт, нигездә, пенсионерлар тарафыннан куелды.

Быел композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсил ага Хәбисламовка 80 яшь тулу уңаеннан район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов сүзен юбилярны котлаудан башлады.

- Сез, Вәсил Карамович, районның гына түгел, республиканың, хәтта милләтнең горурлыгы. Безнең буын сезнең белән горурланып яшәде, киләчәк буыннар да шулай итәрләр, – диде ул юбилярга рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырып.

Аннары Борис Шәрәфгали улы, ветераннарны бәйрәм белән котлап, өлкән буын кешеләренең бүген дә җанлы тормыш белән яшәвен билгеләде, яшь буын тәрбияләүдә зур өлеш кертүләрен югары бәяләде.

Зур концертның төп үзенчәлеге сәхнәгә яңа сәләтләр чыгару, соңгы елларда югалыбрак торган осталарны күрсәтү иде. Кузбайдан Зәбирә апа Шәрәфиева, Шабайдан Әлфисә Вәлиева, Борайдан Мадис Фәрхетдинов, Фәридә Ямалтдинова, Миләүшә Гарифуллина, Флүс Шәрифҗанов, Аэлита Заһирова, Каенлыктан Бәйзәви Хәбибуллин, Иске Бикмәттән Салават Ситдыйков, – гаҗәп талантлы кешеләр. Чыгышлары да дәррәү алкышлар белән озатылды.

Йомакайдан Альбина Нафикова район тамашачысы өчен зур табыш булды. Ул мәрхүмә шагыйрә Нәфисә Хәбибдиярова сүзләренә ике җыр (берсенә үзе көй язган) башкарды. Кәшкәләү авылының “Шатлык” ансамбле Венера Галиева җитәкчелегендә оста чыгыш ясады. Сәнгатьне үз иткән, еш чыгыш ясаган Шабай авылы кызлары бу юлы да зур осталык күрсәтте. Гөлшат Фәхертдинова белән бергә оста алып баручы, концертны оештыручы, аның режиссеры Радис Солтанов репертуарны эчтәлекле төзегән. Шагыйрәләр – Алия Хәйруллина, Мәсүфә Әюпова Борайда каләм осталары барлыгын исбатладылар.

Район “Яшьләр үзәге” директоры, сәләтле биюче Азат Ибраһимов “Яшьлек” ансамбле чыгышын оештырып кына калмады, өлкәннәргә рәхмәт сүзе белән дә мөрәҗәгать итте. Безнең атаклы “Ахирәтләр” (Миләүшә Гарифуллина), “Асылъяр” (Айгөл Вәлиәхмәтова), халык уен кораллары ансамбльләре (Радис Солтанов) тамашачы мәхәббәтен яулады.

Ветераннар хоры, ир-егетләр җыр ансамбле – халыкның ихтирамын яулаган коллективлар. Элекке җитәкчеләрдән торган ир-егетләр ансамбле икенче ел гына эшләсә дә, республика конкурсында җиңеп, Уфада “Яратам сине, тормыш” фестиваленең Гала-концертында катнашуга тәкъдим ителде. Район ветераннар советы башлангычы белән оешып, мәдәният бүлеге, мәдәният йорты ярдәмендә үзешчән сәнгать коллективының яңа чыгышлар белән сөендереренә шик юк.


Рәзиф Зиятдинов.
Читайте нас: