Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 октябрь 2017, 12:59

Җиз кыңгырау чыңы белән гомер үрләрен яулап

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Вәсил Карам улы Хәбисламовның юбилее – 80 яшь тулу уңаеннан котлаулар август уртасыннан башлап, әлегәчә тынмый. Чакырып та, килеп һәм телефон аша да тәбриклиләр аны. Өстәвенә, илебезнең төрле почмакларыннан. Мондый игътибарга лаеклы кеше ул Вәсил ага. Татар мохитендә беркайчан да югалмаслык һәм төсен уңалтмас музыка әсәрләре иҗат иткән якташ-композиторыбыз ул безнең.

Ул көнне Әҗәк авыл клубына авылдашлар гына түгел, район үзәге һәм авыллардан да тамашачылар, Вәсил Хәбисламовның элек бергә эшләгән хезмәттәшләре, аның иҗатына гашыйк кешеләр җыелды. Аларның һәрберсе юбилярга җылы сүзен җиткереп, бүләген тапшырырга ашкынды.Тормыш сынаулары, еллар кырыслыгына бирешмичә, яшьлектәге йөз чалымнарын һич югалтмаган моң хуҗасы – Вәсил Карам улы сәхнәнең түрендә канәгать төс белән елмаеп утырды. Чөнки йөзләрдә, әйтелгән сүзләрдә халык яратуы, аның иҗатын олылаулары көн кебек ачык чагыла иде шул...

Егермедә – егеткә көч килә,

Утызда –

егетнең кулыннан эш килә,

Кырыкта – егеткә аң килә,

Илледә – егеткә дан килә,

Алтмышта исә, чаң килә,

Җитмештә – җимеше килә,

Сиксәндә – дуслары килә,

Туксанда – яңадан дан килә, – дип, кичәне алып баручы Р. Сафина Һәм Ф. Гайсина тамашачыны җыр-моң тулы иҗат кичәсе диңгезенә алып кереп китте. Э. Арслановның көчле һәм аһәңле тавышы халык музыка кораллары инструменталь ансамбленә кушылып, “Җиз кыңгырау моңнары” җыры белән, вакыт катламын барлагандай, кемнәрнедер пар атларда ерак яшьлегеннән уратып алып та килде. Кичәгә, чын-чынлап, якын дуслар гына җыелган икәнлеге аңлашылып торды, чөнки гаилә җылысыдай, ясалма булмаган эчкерсезлек рухы барысын да биләп алган иде монда. Борайдан килгән М. Гарифуллина, Ф. Ямалтдинова, Ф. Шәрифҗанов, М. Фәрхетдиновларның юбилярга моңлы җырларын бүләк итүләрен һәм йөрәк түрләреннән чыккан хатирәләре белән тулы һәрберсенең тәбрик сүзләрен Вәсил ага зур дулкынлану белән кабул итте.

А. Хәйруллина белән ике җырны (“Ашкына йөрәккәем”, “Сиңа кайтыр юлларым”) бергә тудырып, җәмәгать эшләрендә бергә кайнаган В. Хәбисламов. Әле дә ныклы хәбәрләшеп яши бу ике иҗат кешесе. Якты үткәннәр өлкәнәйгәч тә, аларның һәр көнен нурландырып, яшәүгә илһам биреп тора. 40-50 еллар элек гармун-баяннарның әһәмиятлелеге, районыбыз мәдәни тормышын балкытуы һәм Вәсил аганың кабатланмас шәхес булуы турында ялкынланып сөйләде Алия Зәки кызы.

Музыка мәктәбендә бергә эшләгән коллегалары Н. Арсланова, Э. Хәсәнова, Л. Хәлилова юбилярга иҗат чишмәләренең саекмавын, сандугач моңыдай елның дүрт мизгелендә дә рух күтәренкелеге теләделәр. Оста итеп салынган күңелләрне тибрәндерерлек җыр теле белән әйтеп бирелгән ихтирам хисләре кичәнең мәдәни мохитенә тагын да җылылык өстәде.

Вәсил аганың тормыш иптәше, кызы Вәсиләнең әнисе – Рәсимә апаның авылдашы, билгеле шагыйрә Ф. Мәкъсүтова, үсмер чоры хатирәләре белән уртаклашып, Гомәр авылы кияве – Вәсил җизнәсенең иҗатына багышлап язылган шигырен укыды. Тукай авылыннан килгән кунаклар – Ф. Гайсина үзе язган шигырен укып ишеттерсә, А. Нафикова остазга Н. Хәбибдиярова сүзләренә үзе иҗат иткән җырын бүләк итте.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Н. Хаматдинов, Вәсил агага укытучым, остазым дип, олылап эндәште. Музыка мәктәбендә белем алган чагында төпле белем биргәне өчен маэстрога рәхмәтле булып, һәм, фәкать, музыка буенча сабакларны композиторның үзеннән алу бәхетенә ирешүе белән горурланып, кайнар котлау сүзләрен җиткерде ул юбилярга. “Колос” хуҗалыгы җитәкчесе М. Хуҗин, Әҗәк авыл биләмәсе башлыгы А. Мөхәяров, тәбрик сүзләрен әйтеп, авылыбызны ямьләп яшәүче Вәсил ага һәм аның хәләле Фәридә апага чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Ә урындагы ветераннар советы рәисе Р. Сафин, бер генә чараның да В. Хәбисламовсыз үтмәвен, һәр кичә һәм концертның түрендә булганлыгын әйтеп, аңа тагын бик күп иҗат еллары теләде. Аларның һәрберсе тарафыннан хөрмәтле моң иясе гөлләмәләргә һәм бүләкләргә күмелде.

Күркәм бәйрәм төсе алган юбилей кичәсен югары дәрәҗәдә үткәрергә көчләрен һәм вакытларын жәлләмәгән әҗәклеләр, бигрәк тә Әхмәтовлар, Сафиннар, Закировлар гаиләләренә һ.б. зур рәхмәт әйтеп таралышты тамашачы һәм кунаклар. 80 яшьлек туган көн кичәсе мул итеп әзерләнгән табын артында юбиляр композиторны данлап, дуслары арасында уен-көлке, дустанә мөгамәлә белән, ямьле итеп дәвам итте.

М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: