Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 октябрь 2017, 13:44

Яшь музыкантлар яңа үрләр яулый

Сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучыларының төрле конкурсларда чыгыш ясап, яңа казанышларга ирешүләре турында әледән-әле ишетеп торабыз. Бу җиңүләр, әлбәттә, аларның югары башкару осталыклары һәм укытучылары Эльвира Хәсәнованың тырыш хезмәте нәтиҗәсе турында сөйли.

Күптән түгел аның тәрбияләнүчеләре Азалия Гайсина һәм Энҗе Мәхмүтова, Уфа шәһәрендә үткән “New stars” (Яңа йолдызлар) конкурсында катнашып, “Ансамбль” номинациясендә I дәрәҗә дипломант булдылар.

Ә инде Наилә Нуртдинова һәм Миләүшә Казыханова фортепиано дуэты районда гына түгел, республика күләмендә дә киң билгеле. Кызлар халыкара, бөтенрусия һәм республика конкурсларында үзләрен танытып, күп тапкыр җиңү яулады. Җәйге каникуллар вакытында да алар, янә конкурста катнашып, казанышлар исемлеген тулыландырды. Районда үткән балалар-үсмерләр иҗатының “Йәйгор” республика бәйгесендә Наилә белән Миләүшә (рәсемдә) “Югары башкару осталыгы” номинациясендә җиңеп, Диплом һәм кубок белән бүләкләнде.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: