Барлык яңалыклар
Икътисад
10 март 2021, 11:40

Үзәгең нык булса, рухың да көчле була

Гүзәл затны еш кына көчсез итеп күз алдына китерергә өйрәнгәнбез. Тормыш дигән диңгезнең мәгърүр дулкыннары, хәтәр давыллары белән көрәшеп, юл ярып һаман алга омтылучы кораб кебек, сынауларга бирешмичә яшәгән хатын-кызларыбыз байтак.

Базар мөнәсәбәтләре чорында үз эшен булдырган эшкуар-гүзәлләрнең рух ныклыгы, эчке стерженьлы булып, юлларында очраган каршылыклар алдында баш имичә, аларның максатына таба горур барулары сокланырлык күренеш. Борай авылында яшәүче Гөлчирә Сабированы да шундый көчле, тырыш шәхес дип атап була.
Яңавыл районының Чытырман авылында Лена апа һәм Вәкил абыйларның биш балалы гаиләсендә туа ул. Абыйсына иркә сеңел, ә өч сеңелесенә үрнәкле апа, кечкенәдән әнисенең ышанычы, ярдәмчесе булып үсә Гөлчирә. Беренче класстан алып өчне бетергәнче Ямады мәктәбенә дүрт-биш чакрым көн дә җәяүләп йөреп укый. Дүртенче класска, мөмкинчелек чыгып, Уфа шәһәрендәге икенче санлы мәктәпнең математик юнәлешендәге классына тагын бер иптәше белән аны укырга җибәрәләр. Ләкин классташы бер ай да укый алмый, сагынып кире кайтып китә. Гөлчирә бер башлаган эшен азагына кадәр җиткерергә өйрәтелеп, гаиләдә яхшы тәрбия алган кыз булып үскәнлектән, кире кайтып китәсе килгән чакларда да үзен кулга ала белә. Бәләкәй генә буйлы, әмма уттай җитез Яңавыл кызының җиңел сөякле булуын физкультура укытучысы, тренер Иван Федорович күреп һәм тоемлап калып, аны тимераякка бастыра. Укытучы-тренеры иптәшләре алдында: “Ул булдырачак, беренче урыннарны яулый торган кыз бу”, – дип, авыл кызының күңеленә спортта һәм тормышта иң кирәкле сыйфат – үз-үзенә ышаныч орлыгын сала. Шулай итеп, фигуралы шуу һәм нәфис гимнастика буенча күнекмәләр башлана. Моңа кадәр тимераякка басып та карамаган кыз, беренче елны ук мәктәп буенча беренче һәм фигуралы шуу буенча республика бәйгесендә өченче урын яулый. Беренче класстан кар-буран ерып башка авылга укырга йөреп чыныккан Гөлчирә, авырлыклар алдында бирешмичә шәһәрдә биш ел буе тырышып укый, спортта да яхшы күрсәткечләргә ирешә. Нәфис гимнастика буенча икенче үсмерләр разрядына ия була. Вакыт-вакыт Уфадан автобус белән Яңавылга кайта. Аны әти-әнисе район үзәгендәге вокзалда каршы алып торалар. Озатканда да автобуска үзен генә утыртып җибәрәләр. Ун яшьлек сабый чагыннан ук, биш ел буена Уфа–Яңавыл арасындагы автобусларда берүзе шулай кайтып-китеп йөри кызыкай. Үзендә үзаллылык, җитдилек, ныкышмалылык сыйфатларын чыныктыру, көчле характер тәрбияләү дәресләре була бу, әлбәттә. Ул Уфада сигезенче классны уңышлы тәмамлый һәм берүзе, Яңавылдан поездга утырып, Татарстан башкаласына юл тота һәм документларын Казан физкультура техникумына илтеп тапшыра. Яхшы билгеле аттестаты һәм күптөрле Мактау кәгазьләре, спорт разрядына ия булуы аңа имтиханнарсыз гына укырга керү мөмкинчелеге дә бирә. Әмма август азагында, Казанга китәргә берничә көн калгач, әнисе: “Ничә ел Уфада укыдың, үскәнеңне дә ныклап күрми калдым, чыгарып җибәрмим. Ямадыда 9-10ны укы, сагынып саргаер хәлләрем калмады”, – дип, аңа китәргә ризалыгын бирми.
Бу безнең кибетләр кием-салымга кытлык кичергән мәлләр, үзенә, әнисенә һәм өч сеңелесенә киемнәр алу максаты белән тугызынчы класста гына укыган Гөлчирә берүзе Дондагы Ростов шәһәренә чыгып китә. Барып та җитә, киемнәр сатып алып җыя һәм борылып кайта. Эчке куркусыз, үз-үзенә ышанган, мин булдырам дигән характерлы кызның тирә-якта булмаган кием-салымнар алып кайтуын, әлбәттә, авылдагылар ис-акыллары китеп кабул итә. 1989 елны унны беткәч тә,16 классташ кызлары белән сүз берләшеп, Нефтекамада укыйлар, пешекче һөнәренә ия була тырыш кыз. Шунда ук 45 нефтьчегә берүзе аш-су әзерләргә буровойга пешекче булып эшкә урнаша. Колхозчы әтисе аена 90 сум алып эшләсә, кызы аена 450 сум эш хакы алып, әти-әнисенә кайтарып бирә. Ата-ана, әлбәттә, игелекле бала үстергәннәренә сөенеп бетәлми. Яшь кенә тырыш кызның хезмәте дә авыр була, әмма бирешми ул. Дүрт ел эшләгәч, Борай егетенә кияүгә чыга. Улы Айзат туа. Төрле җирдә эшли. Казан, Свердловск, Мәскәүгә йөреп кием-салым алып кайтып, базарда да сәүдә итә. Мебель кибетендә дә сатучы була. Артабан, 2006 елны шәхси эшкуар булып теркәлеп, үз эшен башлап җибәрә. Арендага бина алып, тормыш иптәше Ринат Фидус улы белән шулай ук арендага алып торган йөк машинасына икәүләшеп товарны төяп-бушатып, кибеттә сату итәләр. Авырлыкларны җиңеп, эшләрен җәелдерәләр. Тора-бара Борайда җимерек бина сатып алып, аны төзекләндереп, шәхси кибетләрен дә булдыралар. Үзләренең йөк машиналары да барлыкка килә. Иркен, бөтен уңайлыклары тудырылган өй дә салып керәләр. Тормыш иптәшенең ышанычлы булуы, уңганлыгы көчле Гөлчирәгә тагын да көч өсти. Улы Айзат Ижау нефть университетын тәмамлаган, Нефтекамада буровойда инженер булып эшли. Крестина белән ике кыз – Рияна һәм Леяны үстерәләр.
Гөлчирә Вәкил кызы – тормыш куйган киртәләрне кыю атлап чыга белгән, үз юлын үзе ерышып-тырышып ачкан һәм шәхси эшен барлыкка китергән ныклы рухлы эшкуар ханым. Кирәк икән җиңел автомобилен йөртә, кирәк булса, йөк машинасына утырып чыгып китә. Аның 20 елдан артык шоферлык стажы бар. Өен гөлгә, бакчасын чәчәккә күмгән, алар белән сөйләшә-сәйләшә, һәрберсен иркәләп үстерүче уңган хуҗабикә дә. Өйләрендәге олы бер бүлмәдә гөлләр генә «яши». Аларга су сибә башласа, өч-дүрт олы бидрә су җитми дә кала. Тәмле итеп ашарга пешерергә ярата. Назлы һәм хәстәрлекле хатын, яраткан әни һәм дәү әни. Үзәге нык булган, бәләкәйдән үк сынауларны тырышып, тешен кысып, сабыр булып үтә торган заман бизнес-ледие, мактаулы эшкуар гүзәл зат та ул.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: