Барлык яңалыклар
Икътисад
1 гыйнвар 2021, 02:00

Үткәнгә йомгак – киләчәккә бурычлар

Һәр елны, гадәттәгечә, гыйнвар аеның икенче декадасында район хуҗалыкларында ел дәвамында башкарылган хезмәтләргә йомгак ясала, хуҗалык әгъзаларының гомум җыелышында булган җитешсезлекләр ачыкланып, аларны бетерү юллары күрсәтелеп, киләчәккә бурычлар билгеләнә.

Табигать шартлары җирдә кµч салучыларга шактый авырлык-лар тудырса да, 2016 ел ярыйсы гына хезмәт уңышлары белән тәмамланды. Аңа һәр хуҗалык эшчәннәре лаеклы µлешен кертте. Тµп күрсәткечләр булган сµт һәм ит җитештерү күләме артты.

Район хезмәтчәннәре табыннарны үзебездә җитештерелгән азык продуктлары белән тәэмин итүдә кµчен кызганмады. Мәсәлән, 2017 ел башына хуҗалыкларның товарлыклы-сµтчелек фермаларында барлыгы 125 мең 738 центнер сµт һәм 7501 центнер ит җитештерелеп, әлеге күрсәткечләр үткән елгыдан югары булды. Мал башлары сакланып, алардан яшь үрчем алу 2015нче ел дәрәҗәсендә калды, савым сыерлары кµтүенә хуҗалыкларның үзләрендә үстерелгән 565 буаз башмак кертелде. Соңгы елларда районга күпләп мул продуктлы маллар алынып, фермалар тулыланды. Хәзер аларның нәсел һәм токым үзенчәлекләрен югалтмыйча, үрчетергә кирәк. Ләкин урыннарда мал үлеменең тулысынча бетерелмәве белән, әлбәттә, килешү мµмкин түгел. Бу юнәлештә эшлисе күп әле. Болар ферма эшчәннәренең һәм терлекчелек тармагы белгечләренең кµндәлек игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Сµт җитештерүгә булган таләпләр катгыйланудан туктамый. Югары сыйфатлы, аксымы, куелыгы һәм башка күрсәткечләре тиешле нормада булган продукциянең генә хакы югары була. Үткән елда, мәсәлән, “Урожай”, “Колос”, “Салават” җәмгыятьләрендә һәм савым сыерлары асраган шәхси предприятиеләрдә сµт югары сорт белән сатылды. Хуҗалык икътисадын ныгытучы һәм кышкы айларда гына түгел, ел әйләнәсенә табыш, кассага акча кертүче ак алтынга барәбәр булган сµткә, аның сыйфатына игътибар арту – уңай күренешләрнең берсе. Югарыда исемләнгән һәм башка хуҗалыкларның елны табышлы тәмамлавында ферма эшчәннәренең µлеше зурлыгы бәхәссез. Сыйфатлы җитештерелеп сатылган продукция хуҗалыкларга µстәмә акча булып кайта.

2015 елдан республика җитәкчелеге малларны фәкать ясалма орлыкландыру алымы белән каплатуны оештыру бурычы куйган иде. Моны тормышка ашыру максатыннан, фермаларда ясалма орлыкландыру пунктлары булдырылып, җаваплы белгечләр укытылды һәм алар практик эштә уңышлы сынау үтте. Үткән елда сµткә субсидия акчасы малларын ясалма орлыкландыру алымы белән кап-латуны оештырган хуҗалыкларга гына бирелде. 2017 елда субсидия алуга бәйле яңалык бар. Бу елда хуҗалыкның салымга, пенсия фондына һәм башка мәҗбүри түләүләргә бурычы капланмаса, субсидиядән “колак кактың” дигән сүз. Әлеге таләп басучылыкка да кагыла. Хәзер минераль ашлама кулланып туфрак ашламыйсың икән, Хµкүмәт ярдәменә µметләнмә. Ул һәр гектар сµренте җиргә кимендә биш килограмм тәэсир итүче матдә исәбеннән кертелергә тиеш. Туфрак ашлауда шулай ук вика, борчак кебек кузаклы культураларны зур мәйданнарда чәчеп игү, сидераль һәм чиста парларны киң файдалану, чәчүлек орлыкларны яңарту, перспективалы районлаштырылган сортлар игү һәр хуҗалык идарәсе һәм аның белгечләре, урта звено кадрлары, хезмәтчәннәре µчен бер вакытта да актуальлеген югалтмый.

Хуҗалыкларда үтүче отчет-сайлау җыелышларында, югарыда әйтелгәннәр белән беррәттән, кµн тәртибендә югары сыйфатлы продукция җитештереп сату, аның үзкыйммәтен тµшерү, нәсел эшен яхшыртып, фермаларда токымлы маллар үрчетү, савым сыерлары кµтүен мул продукт бирергә сәләтле яшь таналар исәбенә тулыландыру, фермаларны модернизацияләп, савучы-терлекчеләрнең хезмәт шартларын җиңеләйтү иң актуаль мәсьәләләр булачак.

Басучылыкта исә туфрак ашлап бµртекле һәм мал азыгы культураларының гектар куәтен арттыру, чәчүлекләрне киметмәү, мал азыгы µчен, күпьеллык үләннәр белән беррәттән, силос культураларының мәйданын киңәйтү, язгы кыр эшләренә запас частьлар һәм ягулык-майлау материаллары туплап, техниканы ремонтлап, әзерлек сызыгына бастыру фикер алышуларда мµһим мәсьәләләр буларак игътибар үзәгенә куелачак.

Отчет җыелышларында аларның һәрберсен анализлап, тиешле карарлар кабул итеп, яңа хуҗалык елында үткәненә караганда яхшырак эшләү бурычы куела.

Читайте нас