Барлык яңалыклар
Икътисад
27 июль 2020, 12:55

Әле - 91, киләчәктә 230 миллион булачак!

22 июльгә булган якынча мәгълүматларга караганда, Башкортстан ел башыннан агросәнәгать продукциясен 91 миллион долларга экспортлаган.Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Ведомствода ассызыклауларынча, бу күрсәткечләр узган елгы саннарны шактый уздыра.

хуҗалыгы продукциясе зур өлешне алып тора.

"Элеккечә төбәк экспортының яртысы диярлек май продукциясенә туры килә. Шикәр һәм башка продуктларның өлеше зур булып кала", - дип билгеләп үтә министрлыкның матбугат секретаре Алмаз Галимов һәм гомумдәүләт проекты буенча республикада агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күрсәткече 2024 елга 230 миллион долларга җитәргә тиешлеген искәртә.

Башкортстан предприятиеләре рапс һәм соя җитештерү өчен федераль субсидияләр ала алачак. Республика илнең әлеге культураларны үстерүче 39 төбәгенә кергән. "Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау" өстенлекле проекты кысаларында финанслауның гомум күләме 3,3 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Дәүләт ярдәменең мондый чарасы, беренче чиратта, тышкы базарларда ихтыяҗ булган майлы культураларны эшкәртү күләмнәрен арттыруга юнәлдерелгән.
#нацпроект#национальныепроекты
Читайте нас: