Барлык яңалыклар
Икътисад
15 ноябрь 2019, 18:55

Юньчелләр түгәрәк өстәл артында сөйләште

Бүген, 15 ноябрь көнне, Борайга Башкортстанның төньяк-көнбатыш зонасының 10 районыннан фермерлар, авыл хуҗалыгы производствосы кооперативлары һәм үз эшен башларга ниятләгән юньчелләр “Авыл хуҗалыгы кооперативларының эшмәкәрлеген күтәрү” дип аталган семинарга җыелды.

Кунакларны муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов, инвистицияләр һәм эшкуарлык буенча район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Ахунов, мәгълүмати консультацион үзәк директоры Илвир Фазылов сәламләп, аларга семинар эше барышында уңышлар теләде. Башкортстан Республикасының авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге директоры Ирек Сакаев семинарның максаты турында һәм Галина Шапиро семинарның барышы, аны үткәрү технологиясе белән таныштырды. Аларның коллегалары Әлфия Гәрәйшина, Лиана Ильясова, Александр Лазарев, Андрей Подгузов, Ирина Шумихина, Азат Габдуллин, Светлана Хабиева, Айнур Шәйхетдинов авыл хуҗалыгы кооперативлары эшмәкәрлегенең норматив нигезләре, аны башлау, эшмәкәрлекнең этаплары һәм юньчеллек эшмәкәрлегендә очраган башка мәсьәләләргә аңлатма биреп, сораулар буенча гамәли эш оештырды. Һәр очрак уртага салып сөйләшү, теге яки бу сорау буенча түгәрәк өстәл артында үз фикереңне белдерү белән тулыландырылып барды. Бу семинарның киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагын алга җибәрүдә практик һәм теоретик яктан белемнәрне арттырса, үз эшен башлаган булдыклыларга бәһалап бетергесез файдалы булды.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: