Барлык яңалыклар
Икътисад
3 Май 2018, 18:17

Минималь хезмәт хакы күләме -- 11 163 сум

1 майдан Русиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы белән тигезләштерелде.

Русия Президенты указы нигезендә 1 майдан минималь хезмәт хакы күләме 11 163 сумга кадәр арттырылды. Шул рәвешле, ул яшәү минимумы белән тигезләшә. Моңа кадәр минималь хезмәт хакы күләме 9489 сум, яки яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә иде.
Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу икътисадның бюджет тармагында эшләүче — 1,6 миллион, реаль сектордагы 1,4 миллион хезмәткәргә кагылачак. Минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумына кадәр күтәрү өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан 40 миллиард сумга якын өстәмә акча кирәк.

Читайте нас: