Файдалы эшләр елы
5 Апреля 2023, 04:22

Башта - эш, аннан ...

Карлар эреп, язлар җитте. Борайны төзекләндерүдә, тазартуда нинди эшләр башкарыла соң? Чүп реформасы ничек хәл ителә? Юллар нинди хәлдә? Шушы сорауларга җаваплар эзләп, без Борай авылы биләмәсе башлыгы Азат Латыйпов белән күрешеп сөйләштек.

Башта - эш, аннан ...Башта - эш, аннан ...
Башта - эш, аннан ...


– Бүгенге көндә атнаның һәр җомгасында өмәләр оештырыла. Һәр учреждение үз территориясен һәм аңа беркетелгән участокларны кайгыртырга тиеш. Һәр оешманың чисталыкта тотарга тиешле территорияләре бар. Апрель-май айлары бездә өмәләр айлары дип игълан ителде.
Чүп реформасына килгәндә, Борай авыл биләмәсе территориясендә 17 контейнер мәйданчыгы оештырылган. Быелгы елга 13 мәйданчык әзерләргә планлаштырып торабыз. Мәйданчыклар эчендә биш контейнер булырга тиеш. Зәңгәр контейнер кәгазь, картон өчен җайланган булса, сары, кызылсары – пластик, кызыл – пыяла, ике яшел контейнер гомуми калдыклар өчен билгеләнгәннәр. Мәйданчыклардан очкан чүпне “БуРай” юл һәм торак-коммуналь хуҗалык муниципаль бюджет учреждениесе җыештыра.
Шулай ук, Борай авылы биләмәсенә күперләрне яңарту һәм юлларны ремонтлау бурычы да керә. Дәүләт юл фондының юлларны ремонтлауга агымдагы программасы кысаларында, Совет-Октябрь, Колхоз, Яшьләр, Полевая, К.Маркс урамнарында чокыр ремонты башкарылачак. Карл Маркс урамына багана утлары куелачак. Колхоз урамындагы сәүдә майданында да чокыр ремонты үткәреләчәк. 15 майга тиклем юллардагы барлык чокырларны цифрлаштырырга кирәк. Аннары бер ай эчендә, ягъни 15 июньгә кадәр барлык цифрлаштырган чокырларны ремонтлау каралган.
Ленин белән Карл Маркс урамнарын дүрт урыннан тоташтыру быелгы планга кергән. Ул тыкрыкларга юллар салып, ут кертелергә тиеш. Шулай ук ул тыкрыклар дәвамы Сару елгасы буендагы сәламәтлек сукмагына барып тоташырга планлаштырылган.
Төзекләндерүнең бер өлеше булып авыл биләмәсенең хәвефле территориясен коймалау тора. Трасса буйларында, күп транспорт йөргән урыннарда бу эшләр башкарылачак. Күптән түгел Нефтьчеләр урамы яны эшләнде. Киләчәктә Балтач юлыннан Борайга кергән якта коймалар куелачак. Шулай ук, “Йәйгор” Борай икенче санлы балалар бакчасы белән торак йортлар арасында койма барлыкка киләчәк, – дип планнар һәм киләчәк эшләр турында сөйләде Азат Катиф улы.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: Борай авылы биләмәсендә генә түгел, районыбызның калган биләмәләрендә дә язгы планга кергән барлык эшләр эшләнелә дип ышанасы килә.
Районыбызны, туган авылыбызны төзекләндерүдә читтә калмый. Өмәләрдә актив катнашыйк, торган җиребез чиста булсын.
Фото Борай авыл советы авыл биләмәсеннән алынды

Башта - эш, аннан ...
Башта - эш, аннан ...
Башта - эш, аннан ...
Башта - эш, аннан ...
Башта - эш, аннан ...
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас