Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк әле
17 декабрь 2019, 18:30

Әрсәнтәй кыярлары һәм 15 тиенне кире бирегез

ЭчкерсезлекИхласлык, киң күңеллелек сабый чактан ук барлыкка килә, гомумән, мондый булып туарга ук кирәктер. Бу сыйфат кешенең тумыштан табигать биргән бүләге һәм ул гомер буе аның белән бергә ияреп бара. Беркатлылык дип тә атап була моны. Әмма тормыш юлында самими, чиста күңелле кешеләргә катлаулырак кебек. Кайсыбер вакытта синең ихласлыгыңны, беркатлылыгыңны башкалар көчсезлек итеп кабул итәргә дә мөмкин. Менә шул вакытта тагын бер сыйфат – турысын әйтү, дөресен ярып салучанлык ярдәмгә килә. Тик турысын әйткән туганына ярамый, дигән әйтем тулы көченә эшли башлый бу вакытта.

Туры әйтелгән сүзне ишетәсең килмәсә, ихласлыкны ихтирам итә белергә, эчкерсезлекне хөрмәтләргә өйрәнергә кирәк тә соң. Безнең район кызы, билгеле шәхес, танылган гына түгел, татар җыр сәнгатенең примасы Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилей концертында ихласлык чиктән ашып торды. Шунда ул, туры сүзлемен, шуңа төрлечә карашлар бардыр, диде. Халыкта, туганымнан да артык күрәм, дигән сүз бар бит, әлеге концертта Хәмдүнә апаны туганымдай, туганымнан да артык итеп кабул итте җаным. Яратам мин гади кешеләрне, риясыз, самими җаннарны мин үтәли күрәм, андыйларны хөрмәт итәм... Үзенең Котлыяр авылында узган балачак вакыйгаларының икесен бу юлларны укучыларның карамагына да тәкъдим итәсем килде. Хәмдүнә апаның нинди бала булганлыгын һәм осталык, сәләтнең тамырлары
балачак, яшьлектән икәненә әнә шунда тагын бер кат инандым мин.
Әрсәнтәй кыярлары
“Безнең күрше авылларыбызда яшәгән марилар, урыслар белән бик тату көн иттек. Һәрвакытта да аралаштык, гаиләләребез белән кереп-чыгып йөри торган дус үзебезнең знакумнарыбыз булды. Безнең дә Әрсәнтәй дигән знакум-дусыбыз авылыбызга килсә өебезгә керми, чәй эчми китми иде. Безнекеләр дә аларга барып йөрде. Бервакытны әнием шул Әрсәнтәйләрдән кыяр орлыгы алып кайтты. Һәм бакчабызга түтәл ясап аны чәчеп тә куйдык. Кыяр өлгерү белән авылдагы дусларымнан сөенче дә алдым. Ул вакытта икенче классларда укыган чак булгандыр, сүз берләшеп, кичен бала-чагаларны җыеп алып килдем дә, үзебезнең бакчага кыярга төштек. Атамның бу вакытта күтәрмә-болдырыбызга чыккан мәле булган. Кыяр каракларын күреп калып, куып алып китмәсенме! Бур кергән бакчага, тотың бурларны дип, арттан йөгерә. Без кайсыбыз кая йөгерешеп, качышып беттек. Ярый эләкмәдек. Әтием үзебезнең кыярыбызга минем бер көтү бала-чаганы алып төшкәнемне белмәде. Берничә ел үткәч кенә бу хәлне аңа үзем сөйләдем. Ул: “Эй бала, үз бакчаңа кыярга төшүне үзең оештырып йөрдеңме инде?” – диде, яратып елмаеп”, – дип искә алды мәһшүр җырчы үзе турында сөйләп.
Ихласлык, риясызлык чаткылары шул түгелме ни!
15 тиенне кире бирең
Бу хатирәне инде Котлыяр авылыннан Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилеена килгән бер төркем делегация вәкилләре белән җырчыбыз бергәләшеп искә алдылар.
Элек күрше авылларга үзешчәннәр концерт әзерләп кунакка бара торган булган. Котлыярлыларның килүләрен күршеләр бик сагынып көтеп ала икән. Көянтәләренә аскан чиләкләренә мөлдерәмә су тутырып кайтып барганда да рәхәтләнеп җырлап йөргән, табигать моңын жәлләмичә бүләкләгән яшь кыз Хәмдүнәнең чыгышын бигерәк тә мөкиббән китеп тыңлаган алар. Килгән гастрольчеләр арасында Хәмдүнәкәй булса, юк вакытларын бар итеп, эшләрен читкә куеп торып булса да, бигерәк тә аның җырлавын тыңларга дип килә торган була шул халык. Аларның чираттагы коцертларына, үзенә күрә 35 тиенлек билет сатыла, котлыярлылар килгән дип, моңлы җырлар ишетү хыялы һәм өмете белән кешеләр кичен клубка җыела. Бәй, номер артыннан номер үтә, тик яраткан кызлары һаман җырламый, шулай итеп концерт тәмамлана. Соңыннан бүген Хәмдүнә килә алмаганын белеп, аңлап алалар да, Котлыяр артистлары кайтырга чыккач, аларның юлына аркылы төшәләр. “Хәмдүнә җырламады, 35 тиенгә билетыгызны алган идек, даваең, шуның өчен 15 тиенен безгә кире кайтарып бирегез”, – дип, чата-карма торалар ди теге авыл тамашачылары шул мәлдә.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: