Әниләре дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, серләшеп чәй эчеп утырган чакта, Рәис белән Мәрьям телевизор торган почмакка кысыла-кысыла кереп китте. Телевизорны егылтып төшерәләр бит болар диешеп, әни кешеләр хафага калды һәм:
–Чыгың аннан, әнә, анда тычканнар бар, – дип әйтеп, куркытмакчы булдылар.
Имеш, тегеләр бу сүзне ишетеп чәрелдәшеп, тычканнан куркып, телевизор артыннан тиз генә килеп чыгарлар дигәннәрдер инде. Замана балаларының исләре дә китмәде. Бу сүзләрдән соң шул почмакта тагын да ныграк чокына, эзләнә башладылар.
–Хәзер, без аларны тотып алабыз, – дип, Рәис белән Мәрьям тагын да шунда чокынуларын белде.
Әниләре балаларының мондый җавапларын ишетеп телсез калгандай булды. Без үскәндә, тычкан бар, дисәләр, куркудан түшәмгә кадәр сикерер идек, диеште алар аптырашып.