Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк әле
24 сентябрь 2019, 02:00

Бармасаң, бармый диләр

Моннан 40-50 еллар элек тә мәктәпкә укырга барырга ялкаулашкан малай-кызлар булган. Кызлар ул кадәр үк булмаса да, кайсыбер малайлар хәйләләшеп, еш кына уку калдырырга яраткан.

Бармасаң, бармый диләр
Моннан 40-50 еллар элек тә мәктәпкә укырга барырга ялкаулашкан малай-кызлар булган. Кызлар ул кадәр үк булмаса да, кайсыбер малайлар хәйләләшеп, еш кына уку калдырырга яраткан.
Күрше авылга йөреп укучы Вәли ике авыл арасындагы чакрымнарны үтеп йөреп арыганлыктанмы, әллә өй эшләрен эшләргә иренгәнлектәнме, бер дә мәктәпкә барырга атлыгып тормаган. Әтисе дә малаена“каеш ашатып” җиләгәннән соң, ничек булса да аны мәктәпкә барырга күндерү, ризалаштырудан өметен өзгәч: “Бармасаң, бармыйсың инде, теләмәгән кешене нишләтеп була? Укымасаң, фермага төшәрсең, әнә, Гали бабаң бер класс та укымаган, барыбер, калай түбәле өйләр салып кергән”, – дип, үзен тынычландырырдай нәтиҗә чыгарган.
Көн дә булмаса да, ике көнгә бер аларның өенә укытучылар килеп, Вәлине укырга йөрергә үгетләп китә торган булганнар. Моннан соң сирәк-мирәк кенә булса да ул букчасын тотып, күрше авылдагы мәктәпкә барып кайткалаштырган. Тик ул көннәре аның якшәмбегә туры килә икән. Вәли кире борылып кайта да әтисенә: “Бармасаң, бармый диләр, барсаң, үзләренең мәктәпләре бикле”, – дип, өстәвенә, үзенчә сукранган да булган.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: