Барлык яңалыклар
Елмаеп алыйк әле
9 август 2019, 14:02

Каз алыгыз

Базар шаулый. Язгы көннәр булгангамы, бүген халык бирегә күпләп килгән.

Нәрсә генә сатмыйлар монда! Сатучылар да сатып алучылар да артыгы белән, бүген җаның теләгән бөтен нәрсәне табып, сатып алып буладыр кебек...

Әнә, кош-корт сата торган почмакта, баядан бирле каз сатучы үзе яныннан үтүчеләргә ихлас елмаеп, товарын тәкъдим итә: “Каз алып китегез, каз алып китегез”, – дип кычкыра. Бу сүз еш кабатланып, икенче мәгънә алган кебек – шуңа да, күп кеше сатучы кырыннан узганда ирексездән елмая. Ә каз сатучы һаман: “Каз алып китегез, казалып китегез!” – дип, чын күңеленнән үз товарын тәкъдим итүен белә.

Миляуша Ахметзянова-Усманова




Читайте нас: