Әлеге «Салкын» чишмә Кушманакның Рипа тау башында якты дөньяга борын төрткән. Аның тәмле суына ел буена йөреп булырлык итеп, аңа илтүче юлларны төзекләндерергә, тирә-юнен матурларга без өмләр эшләп тотындык та инде. Әлеге чишмәдән Борай-Таңатар трассасына кадәр торба сузып, эчәр суны юл читенә кадәр чыгару нияте белән янып яшибез. Юл читендә генә торба аша «Салкын» чишмәнең тәмле суын алу мөмкинчелеген тудырсак, барыбызга да уңайлы булыр иде. Бу эшләрне башкару өмәләрендә техника, финанс ярдәм белән безгә булышырга теләгән райондашларыбызга үз өлешләрен кертергә чакырабыз. Кулыгыздан килгәнчә, чишмәбезнең суын юлаучыларга ук чыгару ниятен тормышка ашырырга булышырга теләгән, кешеләр, финанс ярдәмнәрегезне Кушманак, Кодаш, Тугай авылы старосталарына тапшыра аласыз. Чишмәгә игелек күрсәтү элек-электән саваплы эш саналганын да онытмыйк, дуслар!