Экология
29 Июня 2020, 07:20

Су чисталыгы мөһим!

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “Чиста су” төбәк программасы тормышка ашырыла.

Программага ярашлы, якын киләчәктә Чишмә поселогында су тәэминаты системасы тулысынча яңартылачак.
“Чишмы-вода” җәмгыятенең баш инженеры Азат Хәкимов әйтүенчә, эшләр 2020-24 елларга тәгаенләнгән. Проект кысаларында 1 миллион 35 мең сумга җиһазлау алу һәм монтажлау планлаштырыла. 2021 елда су торбаларын һәм урам челтәрләрен алыштырачаклар. Финанслау федераль казнадан 114 миллион 20 мең сум тәшкил итә.
Эш күләмле, ләкин бик кирәкле. Җәй көннәрендә таушалган җиһазлар аркасында поселокта су пычрануы күзәтелә.
Барлыгы гомумдәүләт проекты кысаларында 2024 елга кадәр ике шәһәрдә, җиде район үзәгендә, 30дан артык торак пунктта су тәэминаты системаларын проектлау һәм төзү күз уңында тотыла.
#нацпроект #национальныепроекты
Фото:ufaved.info
Читайте нас