Экология
23 Июня 2020, 12:35

Матурлык һәм чисталык тудыручылар

Быелгысы ел республикада Торак пунктлар эстетикасы буларак уза. Шул уңайдан районда төзекләндерү эшләре күп эшләнә. Бу төзекләндерү эшләренең күбесе «БуРай» учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. Моңа урамнарда чокыр ремонтлары, газоннар, чәчкәлекләр булдыру, юл буйларын чүп үләннәреннән чабу һ.б. керә.

– Эш күп, ә җәй тиз үтә. Төзекләндерү эшләренең барысына да җитешергә тырышабыз. Хезмәткәрләр тәҗрибәле, эшнең асылына төшендерәсе юк. Бары тик эшлә дә эшлә, – ди учреждение директоры вазыйфасын башкаручы Айрат Ибраһимов. – Әлеге вакытта бу учреждение хезмәткәрләре бик күп объектта эш башкара.
Июль башыннан «Танып» ял һәм сәламәтләндерү лагере үз ишекләрен ачарга тиеш. Белеп торасыз, быелгы елны чүп үләннәре, печән мул үсә. Лагерьда балалар килүгә әзерлек тулы куәтенә бара. Биредә дә «БуРай» учреждениесе хезмәткәрләре ярдәменнән башка булмый. Алар лагерь территориясен чабуда эшлиләр. Моны тракторчы Нәдип Гайсин башкара. Ул оста механизаторларның берсе. Лагерьның корпуслар арасы, спорт мәйданчыгы чүп үләннәреннән тиз арада сыйфатлы итеп тазартылып куелды.
Читайте нас