...Илһам – әле яшь егет. Алда күпме мавыктыргыч яңалыклар, зур серләр тулы тормыш көтеп тора. Ул серләрне ачасы, вакытның бер минутын да бушка әрәм итмичә, бөтен көчне алдагы шул бөек үрләрне яулауга багышлыйсы бар. Тирә-ягын урманнар әйләндереп алган Абзай авылында туып-үскән егетнең, урманчы булудан кала, ниниди максаты, хыялы булырга мөмкин тагын? Бары тик урманнар үстерүне максат итеп куя бит ул. Урманчыдан башка һөнәр сайлау турында уена да кереп карамый аның. Урманчы һөнәре ул елларда дәрәҗәле һәм игелекле санала. Аны егетләр генә түгел, кызлар да сайлый. Илһам Хәкимов Уфа урман техникумына укырга керә. Әмма 1987 елны армия сафына алына, Әфган җирендә үзенең хәрби бурычын үти. Никадәрле канкоеш, куркыныч вакытларны үтеп, кире туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Һәм техникумда укуын дәвам итә, аны уңышлы тәмамлагач, Чалкак урманчылыгында техник булып эшкә юллана. Максатына ирешүчән булганлыгы, тырышлыгы белән аерылып торган Илһам техникум белеме белән генә чикләнми, читтән торып Уфа аграр университетына укырга керә. Шулай бөтен барлыгы белән урманнарга гашыйк егет баштан аяк эшкә чума. Аның уңганлыгын, тырыш һәм зирәк акыллы булуын җитәкчелек бик тиз күреп ала һәм аны урманчы итеп тәгаенлиләр. Ул бу ышынычны гомере буена аклап яши, урманнарга, халыкка тугры хезмәт итә.
Район Советы депутаты итеп сайлана. Бу вазыйфасын да җиренә җиткереп, бар булмышын биреп башкара ул. Әйткән сүзендә тора белгән, эшен җиренә җиткереп башкара торган, ышанычлы, һәрвакыт таяныч булырдай Илһам Фәһап улын авылдашлары авыл старостасы итеп сайлап куеп ялгышмаганнар. Авторитетлы, авылдашлары арасында сүзе үтә, бергә киңәшләшеп, уртак фикергә килеп яшәгәне әллә кайдан күренеп тора. Күп эшләрне бергәләп башкарып куялар алар. Авыл халкын берләштерүдә аның роле бик зур. Чын мәгънәсендә авыл патриоты. Аны яшәтү, ныгыту өчен үзе дә тырыша, башкаларны да шуңа өнди. Аның шундый икәненә бер очрашып сөйләшүдән үк төшенеп була. Чын старосталарга хас булганча, сүзне ул мактанудан түгел, ә булган проблемаларны күтәрүдән башлады. Шөкер, авыл төзек, моны без узып киткәндә дә күрәбез, юллар караулы, шәхси ихаталар балкып утыра. Болар барысы да күңелне сөендерә торган күренешләр, ә Илһам Фәһап улын борчыган мәсьәләләр дә күп кенә.
– Битарафлык авыл халкына килешмәгән сыйфат. Без монда яшибез икән, димәк, шул җирнең кадерен белергә, кешеләренә уңайлыклар тудырырыга тиешбез. Проблемаларсыз булмый, ә менә аларны бергәләп чишеп килсәк бу инде яхшы,– ди ул.
«Уңган кешенең эше башка», ди халык мәкале. Чөнки бөтен җиргә дә җитешергә, проблемаларны уңай хәл итәргә бик күп көч һәм зирәклек кирәк. Илһам Хәкимов нәкъ шундый. Ул атказанган урманчы да, район советы депутаты да, авыл старостасы да һәм дә тормыш иптәшенә, балаларына олы таяныч та.