Экология
21 Марта 2020, 09:05

Урманнарны янгыннан саклыйк!

Яшеллекне үстерү генә түгел, аны саклый белергә дә кирәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
25 февральдә 6 мартка кадәр республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешма-предприятиеләр белгечләре “Урман янгыннарын сүндерү җитәкчесе” программасы кысаларында Уфа урман хуҗалыгы техникумында квалификацияләрен күтәрде.

Укуларны техникумның “Урман хуҗалыгы” бүлеге преподавательләре, әлеге министлык белгечләре, “Башкортстанда урман янгыннарын сүндерү һәм профилактикалау үзәге” , “Урманчылык идарәсе” дәүләт учреждениеләре вәкилләре үткәрде.

Күптән түгел бу укуларны үткән белгечләргә тантаналы рәвештә таныклык тапшырылды. Чарада билгеләнүенчә, урманнарны үстерү белән беррәттән, аларны саклауга да игътибар зур булырга тиеш.

Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында экологияне саклау юнәлеше дә бар. Владимир Путин бу җәһәттән урманнарның зур роль уйнавын билгеләгән иде. Чыннан да, яшеллеккә төренгән республикабыз киләчәктә дә шушы матурлыгын югалтмасын иде. Ә бу, үз чиратында, бездә экологик торышның да, халыкның экологик мәдәниятенең дә югары дәрәҗәдә булуын күрсәтәчәк.

Фото: forest.bashkortostan.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

#нацпроект #национальныепроекты