“Экология” гомумдәүләт проекты ил күләмендә урман хуҗалыгындагы мөһим проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән. Документта якын елларда урманнарны нәтиҗәле файдалану һәм тергезү, тармакның матди-техник базасын ныгыту буенча зур бурычлар билгеләнде. 2019 ел башыннан аның “Урманнарны саклау” юнәлеше гамәлгә керде. Әлеге федераль проектта, шулай ук, урман хуҗалыкларының һәм урман янгыннарын сүндерүгә махсуслашкан учреждениеләрнең техник мөмкинлекләрен яңарту да күз уңында тотыла. Күптән түгел республика урманчыларына әлеге проект кысаларында яңа техника тапшырылды, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Быел Урман хуҗалыгы министрлыгының районнардагы берәмлекләренә июль аенда 22 данә техника, 28 данә урман хәзерләү һәм агач кисү, утырту җиһазлары тапшырылган иде. Ә министрлыкның Урман янгыннарына каршы көрәш үзәгенә катлаулы юлларда йөри ала торган ике автомобиль бирелде.
Шушы көннәрдә урманчыларга тантаналы шартларда янә бер партия яңа техника тапшырылды. Әлеге чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов катнашты.
— Биш ел дәвамында урман хуҗалыгында техник модернизацияләү буенча җитди максатлар куелды һәм ул уңышлы дәвам итә. Заманча һәм куәтле техника белән тәэмин итү хезмәт җитештерүчәнлеге артуына гына түгел, ә урман хуҗалыгына яшь белгечләрне җәлеп итүгә дә этәргеч бирәчәгенә ышанам, — диде Илшат Илдус улы.
Гомумдәүләт проекты кысаларында Урман янгыннарына каршы көрәш үзәгенә — 17 берәмлек, урман хуҗалыкларына бүленгән 10 берәмлек техника һәм җиһазлар ачкычын тармак министры вазыйфасын башкаручы Марат Шәрәфетдинов тапшырды.
Марат Искәндәр улы үзенең чыгышында республика Хөкүмәтенең һәм федераль финанслау нәтиҗәсендә “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында Башкортстан урманчыларына зур ярдәм күрсәтелүен билгеләде.
Белешмә. “Урманнарны саклау” федераль проекты буенча быел Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гомум бәясе 230 миллион сумлык 76 берәмлек техника һәм 170 берәмлек төрле дәрәҗәдәге урман янгыннарына каршы көрәш һәм агач хәзерләү җиһазлары алынды.
Мәгълүм булуынча, “Урманнарны саклау” федераль проектында кисүгә бәйле һәм төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан урман мәйданнарын тергезү дәрәҗәсен 2024 елга кадәр 100 процентка җиткерү бурычы куелды. Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, Башкортстан әлеге максатлы санга ирешү юнәлешендә нәтиҗәле эшли, ягъни республика өчен ул 93 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән булса, үтәлеш 96 проценттан арткан. Гомумән, тоташ республикада быел тергезелгән урман биләмәләре 14 мең гектардан арта.
Әлбәттә, республика Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагына тапшырылган югары җитештерүчәнле техника тармак эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә һәм табигый урман хәзинәләрен янгыннардан саклауда зур көч булачак.
#нацпроект #национальныепроекты