Төбәк проекты республикада экологик хәлне яхшыртуда мөһим адым булачак. Башкортстанның шәһәр һәм районнарында моңа кадәр ачык булган рөхсәтсез чүп-чар түгү урыннары ныклы контрольгә алынып, аларны тиз арада юкка чыгару буенча комплекслы чара билгеләнде. Сибай, Баймак, Стәрлетамак, Күмертау, Благовещен, Дәүләкән, Ишембай һәм Салават шәһәрләре янәшәсендәге шундый чүплек зоналары юкка чыгарыла. Биредә дистәләрчә еллар дәвамында экологиягә зыян китерүче “нокта”лар урынын рекультивацияләү, ягъни, чистартып, җир өстен табигый хәленә кайтару буенча эшләр планлаштырылган.
Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы “Чиста ил” төбәк проекты чикләрендә телгә алынган чүплекләрне юкка чыгару буенча билгеләнгән чараларга акча бүлде. Биредә, шулай ук, инженер-тикшеренү, проект-смета документлары әзерләүгә дә акча каралаган, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Әлеге вакытта министрлык дәүләт контрактлары әзерләү буенча актив эш алып бара.