Барлык яңалыклар
Экология
25 октябрь 2019, 09:32

"Гомер агачы" акциясе кысаларында 10000 агач утрытылды

Чарада катнашучылар агачны дөрес итеп утырту кагыйдәләре белән дә танышты.

Президент Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында экология юнәлеше дә бар. Ул тирә-як мохитне саклау, шәһәр-авылларны яшелләндерү һәм башка максатларны алга куя.
Башкортстан — илнең яшел төбәкләренең берсе. Бездәге мәйданның зур өлешен урманнар били һәм бу төбәкнең үзенчәлеге дә булып тора. Тирә-як мохитне саклау, агач-куаклар утыртуга бездә элек тә игътибар зур иде, соңгы вакытта республика бу өлкәдә тагын да күләмлерәк эшләр башкарыла.
Күптән түгел Иглин, Уфа, Стәрлетамак районнары территорияләрендәге лесничестволарда республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән “Гомер агачы” акциясе узды. Анда катнашучылар 6,3 гектар җирдә 10000 төп нарат утыртты. Акциядә 205 кеше катнашты, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Чара бик күңелле чәй табыны белән тәмамланды.
#нацпроект #национальныепроекты
Читайте нас: