“Чиста су” проектын тормышка ашыру өчен 2021 елга кадәр 1,169 миллиард сум, шул исәптән быел 140,7 миллион сум финанс бүлү планлаштырылган.
Рәсми чыганакларга караганда, республика авылларында халыкны су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасы аша хезмәтләндерү дәрәҗәсе ел башында 87,6 процент тәшкил итә иде, ягъни авылларның 12,4 процентында суүткәргечләр юк.
“Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда кабул ителгән программа республика халкының өчтән бер өлеше яшәгән авылларда эчәр су белән тәэмин итү дәрәҗәсен тагын да яхшыртуга булышлык итәчәк.
Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада “Чиста су” программасын гамәлгә ашыру кысаларында үзәкләштерелгән үткәргеч аша саф су белән тәэмин итү норматив таләпләргә җавап бирмәгән шәһәр һәм районнар исемлеге әзерләнгән.
Республика буенча шундый 29 объект төзү һәм ремонтлау күз уңында тотыла.
#нацпроект #национальныепроекты