Экология
5 Июля 2019, 07:50

Чишмәләр иле син,Туган як!

Чишмәләр иле син,Туган як!

Су – безнең төп байлыгыбыз. Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә бик рәхмәтле булганнар. Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торган.
Һәр йортка су үткәрелгән, кешеләр бөтен уңайлыкларга ирешеп гомер кичергән заманда чишмәләр, елгалар ни хәлдә яшәп ята соң? Аларга игътибар һәм ихтирам бармы? Авылларыбыз чишмәләргә баймы? Алар ни хәлдә? Без аларның тарихын беләбезме?
Зур булмаган тау итәгенә сыенып утырган Бигәнәй, Каенлык, Сәетбай авыллары яныннан Өя елгасы ага. Язларын бер дулап, шаулап ала да, кабат үз ярларына кайтып, авылның кешеләре кебек сабыр-салмак кына ага да ага ул. Ярларын куе таллыклар каплап алган, кыр үрдәкләре, челәннәр үзләренә сыену урыны тапкан биредә. Җәйләрен суы аз гына калса да, төрле яктан килеп кушылган саф чишмә сулары бөтенләй саегырга, кибәргә ирек бирми аңа. Әйе, авыллар чишмәләргә бик бай. Кайда көрәк төртсәң, шунда чишмә чыга бездә. Сәетбай урамнарында яшәүчеләр баз казып бәрәңге сала алмыйлар, койма- капка баганалары да озак утырмый – авыша башлый.
Кадерен беләбезме без бу чишмәләрнең, елгаларның?
Елга буена тошеп ял иткәннән соң калган шешә , полителен капчыклар еллар буе черемәгәнен без беләбез. Тик нишләптер, ял иткәннән соң чүпләрне жыярга безнең кулыбыз житми .Язларын кайткан аккошларга без сокланабыз да бит. Тик алар да чүплеккә оя корырмы соң?.Кем жыештырырга тиеш соң ул чүпләрне? Балыкка да мул Өя елгасы. Ел әйләнәсенә бөтен район кешесе шунда балык тота. Алар артыннан нинди генә чүпләр калмый. Ә бит анда олы кешеләр балык тота. “Кулың пычранса су белән юарсың, ә су пычранса ни белән юарсың?”-дигәннәр борынгы кешеләр. Палас юганнан соң торып калган белизна, порошок савытларын алып кайтып китеп булмый мени соң ул?
Ә чишмәләр вакыт агышын тоймый да кебек, агалар да агалар. Әмма чишмәләребез төзек, алтын куллы, изге күңелле осталарыбыз чишмәләрне карап, тәртиптә тота әле. Быел Мишәр башындагы чишмәне күргәч күпләр куангандыр. Аны Давлетбаев Равил белән Сабанов Роберт матур итеп эшләп куйганнан соң чишмәнең суы да артты. Булдыргансыз, егетләр! Аның тәнгә көч-куәт бирә торган суын алырга хәзер ераклардан киләләр. Мондый чишмәләрнең кадерен белергә кирәк.
Илдар Юзеев та үзенең “Аксакал нәсихәте” шигырендә болай дип яза:
Көлгәндә дә чишмә кебек челтерә
Нәкъ татарча тыйнак көлегез.
Тәнгә-җанга сихәт-дәрман биргән
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Табигатьнең бөек могҗизасы, тормышның нигезе булган чишмәләребез яшәсен. Алар – Аллаһның адәм балаларына биргән тиңдәшсез байлыгы. Саекмасын алар. Җиргә бәрәкәт, илгә иминлек теләп, мәңге челтерәсеннәр.
Венира Хаҗиева.
Читайте нас