Барлык яңалыклар
Экология
28 апрель 2018, 18:08

Борай юкәләре күкрәп үсәр әле

Борайның үзәк һәм озынга сузылган урамында карт агачларны кисеп, яңалары белән алмаштыру эшләре көздән үк башланган иде инде. Әлеге көннәрдә ОО “Жилищник”, “Борай урманы” автоном хуҗалыгы, район хакимияте, Борай авыл биләмәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган өмәләрнең гөрләп баруы күңелләргә яңарыш, яз рухы бирә. Иван Каликаев һәм Әлфир Маликов үз техникалары белән ярдәмләшә.

Давыл-ураганнар булып кына тора, бәхетсез очраклар турында еш ишетәбез. Карт агачларның ботаклары сынып, кешеләрне җәрәхәтләп имгәтергә, транспортка һ. б. зыян салырга мөмкин. Моны карт агачларны яңалары белән алмаштыру, урамнарга яңарыш кертү һәм хәвефсезлек чаралары буенча чараларның берсе итеп кабул итәргә кирәк. Үсмер юкәләр чаган агачлары белән чиратлаштырылып утыртыла. Уфа юкәләре урынына “Борай юкәләре” калкып чыгып, киләчәктә тирә-якка нур сибеп утырачак! Өмәчеләр бу эшне явым-төшемнәр беткәнче, җирдә дым ныклы булганда, яшь агачларның тамыр алып китүенә уңай мәлдә тәмамлап калырга бар көчләрен сала.

М. Әхмәтҗанова.
Читайте нас: