Барлык яңалыклар
Экология
15 декабрь 2017, 12:16

Экология темасы һәрчак актуаль

Узган атнада өченче мәктәптә югары сыйныфлар укучылары катнашлыгында быелгы Экология һәм БРдагы аеруча сакланучы табигый мәйданнар елы уңаеннан башкарылган эшләргә йомгак ясаучы җыелыш үтте.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов үзенең чыгышында тирә-як мохитне саклау мәсьәләсенең мөһимлеген ассызыклады. Яшәгән җиребезнең тазалыгына битарафлыкка адым саен юлыгабыз дигән сүзләрне туры мәгънәсендә аңларга була. Хәзер автомашина белән кереп булган һәр агачлык, урманнар кырында китереп ташланган чүп-чар өемен күрергә мөмкин. Бу, бернинди өстәмә чыгымнар да таләп ителмичә, бары тик һәркемнең аңлылыгы, намуслы булуыннан торган проблема. Ә инде киңрәк масштабта караганда, район биләмәсендә берничә блоктан торган чистарту корылмаларын сафка бастыру буенча эшләр алып барылу әйләнә-тирәлекне саклау җәһәтеннән башкарылган эшләрнең иң әһәмиятлесе дип карарга кирәк.

БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Бөре территориаль комитетының дәүләт инспекторы, әйдәүче белгеч Илфат Исламов быелгы елда табигый байлыкларны саклау буенча башкарылган эшләрдән законсыз нигездә минераллар куллану, рөхсәтсез урман кисү фактлары ачыклануын һәм алар буенча җитди чаралар күрелүен билгеләде. Яшь буынны җиребезгә сакчыл карарга өйрәтү җәһәтеннән мәктәпләр белән тыгыз элемтә булдырылган. Кулланылган батареяларны җыю әйбәт бара, укучылар төрле экологик өмәләрдә, яшь үсентеләр утыртуда актив катнаша.

–Киләчәктә авыл чүплекләре бетереләчәк, гомумән, чит илләрдә чүплек дигән төшенчә юк, калдыклар җыела һәм эшкәртелә, –диде ул.

Бездә көнкүреш калдыкларына дөрес караш тәрбияләнмәгән. Әлегә чүплекләрсез авылларны һәм чыгып утырып ял итәр урман буйларын, хәтта җиләклекләр, гөмбәлекләрне дә шул ук үзебез китереп түккән чүп-чарсыз күз алдына да китереп булмый.

Быелгы елда экологик хәлне яхшырту, балаларда әйләнә-тирәлеккә дөрес караш тәрбияләүгә зур өлеш керткән коллективлар, җитәкчеләр, мәгариф учреждениеләре, педагоглар БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Безнең Борай мәгълүмат үзәге – “Алга” гәзите редакциясе дә экологик чараларда актив катнашканы һәм бу теманы даими яктыртып барганы өчен дипломга лаек булды.

Чараны Әлфир Вәлиев һәм Гөлшат Хәтмуллина экология мәсьәләләренә кагылган кызыклы фактларга нигезләнеп алып барды, балаларның җыр-биюләре аңа бәйрәм төсмере өстәде. Мәсәлән, календарьдә шушы проблеманы актуальләштергән дистәләрчә даталар барлыгына гына игътибар итик әле: Тирә-як мохитне, Сулыкларны саклау, Кошлар көннәре, Урман хезмәткәрләре бәйрәме һ.б. Тагын шунысы мөһим: соңгы елларда экология һәм табигатьне саклауның ел проблемасы итеп күтәрелүе даими булган, шуңа ул киләчәктә дә бөтен кешелекне дулкынландырган актуаль тема булып калачак.


Ф.Бәдертдинова
Читайте нас: