Барлык яңалыклар
Экология
8 декабрь 2017, 16:34

Экологик тәрбия бирүгә – ныклы игътибар

Экологик проблемаларның кискен торуы педагог-лар алдына яшь буынны табигатькә сакчыл, җаваплы карашта, табигать байлыкларын акыл белән файдаланып, аларның яңаруын тәэмин итүчеләр итеп тәрбияләү бурычын куя. Боларны тормышка ашыру өчен кечкенә яшьтән үк кешедә тирә-як мохитнең торышы өчен җаваплылык тәрбияләргә кирәк.

Безнең максат – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган як табигатенең үсемлек һәм хайваннар дөньясы белән таныштыру, аларда табигатькә сакчыл, гуманлы караш тәрбияләү.

Бакчада без 2-3 яшьлек балалар белән төрле ел фасылларына хас күренешләрне күзәтәбез. Дәресләр, әлбәттә, уен формасында бара, бер үк төрле күренешләргә кат-кат игътибар итәбез. Экологик занятиеләр массакүләм (бөтен бакча белән), төркемнәр белән һәм индивидуаль рәвештә дә алып барыла. Массакүләм эш булып балалар бакчасы территориясен, бүлмәләрне бергәләп җыештыру, яшелләндерү, табигать темасына багышланган бәйрәмнәр, экологик фестивальләр үткәрү һ.б. тора.

Индивидуаль занятиеләр вакытында хайваннар һәм үсемлекләрне күзәтәбез, поделкалар, рәсемнәр ясыйбыз. Табигать белән таныштыру өчен күргәзмә иллюстратив материалларны киң кулланабыз. Алар ярдәмендә нәниләрнең табигать күренешләре, объектлары турында белемнәрен ныгытабыз.

Шулай ук табигый материаллар – чыршы күркәсе, төрле ташлар, ракушкалар һ.б. белән уеннар уйнау балаларга бик ошый. Балалар үзләре дә бу материалларны җыюда катнаша.

Балалар белән эшләүнең иң мөһим формасы – ул тышта эшләү. Табигатькә карата дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү өчен балаларны үсемлекләр, бөҗәкләр, җәнлекләр белән таныштырырга кирәк. Бу рәвешле аларда җанлы организмнар өчен җаваплылык хисе формалаша.

Ата-аналарның экологик белемен күтәрү – мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшчәнлегенең иң мөһим һәм авырлардан саналган бер юнәлеше. Беренче чиратта, без гаилә әгъзаларын берлектә эш башкаруга җәлеп итәбез. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың ата-аналары, гадәттә, үзләре дә актив була һәм педагоглар белән бергә эшләргә омтыла.

Ата-аналар җыелышларында, башка чараларда ата-аналарга экологик мәгълүмат бирергә тырышабыз.

Тәрбия бирү ул бик авыр һәм катлаулы процесс. Һәм ул бакчада гына баралмый, гаиләдә дә давам итә. Шуның өчен без бала белән генә түгел, гаиләләр белән эшләүне дә максат итеп куябыз.

Ә.Гомәрова, Э.Исламова, дүртенче санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Читайте нас: