Барлык яңалыклар
Экология
3 октябрь 2017, 13:40

Истәлекле көннәр уңаеннан өмә

Агымдагы ел ил тарихында иң чагу һәм вакыйгаларга бай елларның берсе булып тора. 2017 ел Экология елы дип игълан ителүе белән дә әһәмиятле. Мондый карар кабул ителүнең максаты – табигатьне саклау өлкәсендә булган проблемаларга игътибарны юнәлтү һәм илнең экологик хәвефсезлеге хәлен яхшырту. Чөнки дәверләр дәвамында кешеләр табигатькә кулланучылар буларак карады.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә без Ватанны, табигатьне һәм тирә-як дөньяны ярату кебек рухи кыйммәтләргә кытлык кичерәбез. Керем күләме, мода артыннан куу, инновацион технологияләр үсеше тормышта алгы планга чыга. Ә төптән уйланылмаган эшләрнең нәтиҗәсе булып урманнарны кыру, су басулар, сулыклар пычрану, чишмәләр юкка чыгу һәм һаваның зарарлануы тора. Кеше сәламәтлеге дә тирә-як мохитнең нинди булуына бәйле икәнлеген инкяр итеп булмый.

Быел Русия Федерациясе судьялары Советының беренче пленар утырышы үтүгә 25 ел тула. 1991 елда РФ Югары Суды Рәисе Вячеслав Лебедев, юстиция министры Николай Федоров һәм бер төркем судьялар башлангычы белән I Бөтенрусия судьялар съезды җыелды. Анда съездлар арасында эшләүче судьялар вәкилләре Советын булдыру турында карар кабул ителде. Совет Русиядә суд реформасы үткәрүгә булышлык итәргә, судьяларның мәнфәгатьләрен якларга, башка дәүләт власте органнары алдында аларның мәнфәгатен күрсәтергә тиеш. Быел июнь аенда Судьялар Советының оешуына 25 ел тулуга багышланган юбилей утырышы үтте.

2017 елда шулай ук Башкортстан Республикасы суд системасы төзелүгә 95 ел тула. Республиканың Суд системасы 1922 елның 23 декабрендә башлангыч ала һәм шул вакыттан Башкортстанның Югары суд органы эшчәнлеге башлана.

Шушы алда исемләнгән истәлекле вакыйгалар уңаеннан 22 сентябрь көнне Балтач районара судының даими эшләүче Борай суды хезмәткәрләре суд бинасы тирәсенә агачлар утыртырга карар итте. Анда бар коллектив бердәм катнашты. Гомум тырышлык белән 20 төптән артык нарат үсентеләре утыртылды. Ул агачлар төпләнеп, ныгып, борайлыларны һәм бирегә килүчеләрне сөендереп үсәрләр дип ышанабыз.

Балтач районара судының матбугат хезмәте.


Читайте нас: