Барлык яңалыклар
Экология
26 сентябрь 2017, 12:47

Тирә-як мохитне кайгыртып

Тиешсез урыннарда санкцияләнмәгән чүплекләр оештыру – бүгенге көндә экология өлкәсендә киң таралган хокук бозуларның берсе. Көнкүреш дип атап йөртелгән гадәти чүп-чар – ул пластик, металл, пыяла гына түгел, ә анда тирә-як мохиткә һәм якында яшәүче кешеләр өчен зыян китерүче батарейка, терекөмеш лампалары, электр приборлары һәм башка көнкүреш техникасы булырга мөмкин. Мондый калдыклар тирә-юньгә тискәре йогынты ясый: һава, сулар, һәм, әлбәттә, җир пычрана.

23 сентябрьдә “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлеге “Русия экологиясе” проекты кысаларында Борай авыл биләмәсе белән берлектә Борайның Яшьләр урамындагы урман полосасын чүп-чардан тазарту буенча экологик өмә оештырды. Бу акциядә партия әгъзалары һәм тарафдарлары Рәфит Сәйфетдинов, Айрат Әминев, Александр Комаров, Нәкыйп Шәйбаков, Айрат Мансуров, Радик Җиһаншин актив катнашты. Аларга “Бердәм Русиянең Яшь Гвардиясе” активистлары, партиянең беренчел бүлекләре әгъзалары һәм экология мәсьәләсенә битараф булмаган район халкы кушылды.

Урман сукмагыннан юл биш минут вакытны алса да, бу юлы ул тиз үтелмәде, чөнки территориясе нык пычранган. Буш шешәләр, ватык пыяла, пакетлар, кулланылган төзелеш материаллары – нәрсә генә юк анда?! Авыл биләмәсе хакимияте капчыклар һәм башка инвентарь белән тәэмин итте. Бергәләп эшләгәч, эшнең нәтиҗәсе дә күренә. Сәгать ярым эчендә 10 капчык чүп-чар җыелып, төяп чыгарылды. Актив өмәчеләргә “Бердәм Русия”нең урындагы бүлеге тарафыннан партия символикасы белән футболка һәм бейсболкалар тапшырылды.

Мондый чаралар район буенча күп җирләрдә үтте.

Өмәдән соң урман полосасы матурланып киткәндәй булды. Инде шуннан соң да аны чүпләмәсеннәр, гүзәллекнең кадерен җибәрмәсеннәр иде. Тирә-якны чүплеккә әйләндермик, табигатькә карата сакчыл булыйк. Районыбызның төзеклеген, матурлыгын, чисталыгын саклау – ул барыбызның да изге бурычы.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: