Барлык яңалыклар
Әдәби бит
11 апрель 2021, 11:35

Сөт исе килгән куллар (хикәя)

Ышанасызмы, мин сезгә үземнең тормыш юлымны сезне бик ялыктырмыйча гына сөйләп, тасвирлап бирәсем килә.Яшьлек ярым булган Вил инде ничә еллар Себер якларында гаиләсе белән яшәде.

Ике баласы бар. Әти-әнисе исән чакта җәй көннәре ялга кайталар иде. Печән мәлләрендә алар әтисе белән чалгы, тырма күтәреп, болынга юнәлгән чакларында еш очраттым мин аны. Безнең сыер фермасының җәйләү-лагерына турыга йөри торган сукмак нәкъ алар болыныннан үтә. Ерактан бер-беребезне күрсәк тә, никтер, якынлашкач, ул да башын
ия, мин дә читкәрәк карап үтәргә тырыша идем. Үткәннәрне, яшьлектә калган хисләребезне кузгалтмыйк дигәнбездер инде. Аларның өе озын бер урам булып сузылган авылыбызның теге очында ук урнашкан иде. Әмма авыл бит инде ул, апа-җиңгиләр безнең элек бер-беребезне яратышып, бер-беребезгә гыйшык тотып йөргәнебезне белеп-онытмаучылар, үткән-сүткәндә булса да сиздереп, Вил турында минем исемә төшереп, үзе, аның гаиләсе турында сөйлиләр иде. Нефтьче икәне, гаиләсенә "озын берлек" эшлим дип, берәр айга шундагы ерак сазлыкларга чыгып китүен, хатынының иркә генә бикә булуын, авылга да ире белән сирәк кайтуын, кайткан чакта да, бәрәңге бакчасында бианасы белән чүп утарга чыкмавын, сыерга якын да бармавын, кулларыма сыер исе сеңә дип, иртә-кичен йомшак кулларын үзе белән алып кайткан кремнары белән майлавын, аның бик гүзәл, әмма ялкаурак булуын тезеп-тезеп әйтеп салалар иде. Мин исем китми генә тыңлый идем дә аларның сөйләүләрен, әнием әйтмешли: "Язмыш. Өлешеңә төшкән - көмешең. Никахлар күктә билгеләнә ди бит. Ярар соң, бер-берсен яраткач, бәхетле булсыннар", - дип җаваплый идем. Керфегемне калтыратып та аны һаман оныталмавымны берсенә дә сиздермәдем. Мин әнинең бердәнбер баласы булып, үземне үзем белгәннән алып, икәү аның белән дөньябызны көттек. Башта бәрәңге түтәлләре арасында анамның итәк очына тотынып йөрсәм, соңрак әкренләп чүп уташа, бәрәңге чүпләшә башладым. Әни печән чапканда ышыкта утырсам, ул җыйган чакта агач тырма тотып, күбә төпләрен, печән покосы асларын тырматып, әниемә шулай булышып үстем. Сыерыбызны икенче класста укыганда рәхәтләнеп сава идем инде. Бидрәм күбекле сөт белән мөлдерәмә тулгач кына, әнине чакырып, монысын алырга, икенчесен бирергә куша идем. Әни эштә булганда саусам, яртылаш сөтле бидрәне өстерәп дигәндәй, өйгә кертеп куям. Аннан чыгып, тагын бидрәм ярты булганчы савам. Тулса, күтәрәлмәячәкмен бит. Сыеркаебыз да акыллы иде, минем шулай йөрүемне сабыр гына көтеп тора иде. Әни өйрәткәнчә икенче бидрәгә салып алып чыккан җылы су белән юып, тастымал белән җиленнәрен корытып, бәләкәй генә кулларым белән җиленгә массаж эшләгәч кенә сава башлый идем бит. Кулларымнан сөт исе килүне гомергә яраттым. Бәләкәйдән аны ризык исе итеп кабул итә идем. Яхшылап юылган җиленнән сыер исе килми, сөт исе генә килә бит ул. Сигезне бетергәч колхозда эшкә калдым. Савымчы булып. Ялгыз әниемне ташлап, районга укырга да китмәдем. Ай саен хезмәт хакымны әниемә кайтарып тоттыргач, аның сөенүләре! "Ярый тапканмын әле сине, балакаем. Әтәң аерып кайтарып җибәргәч, әллә авырыңны төшертәсеңме соң диюче туганнарым да булды. Аллаһу биргән җанга кагыламмы соң! Андый уйны башыма да кертеп чыгармадым, шөкер. Бәхетләрең генә булсын иде, балам. Әллә укуыңны дәвам итәсеңме соң? Мин дип, укый алмый каласың бит инде", - дия иде. Үкенмим.
Анакаем хәзер сиксәндә, мин алтмышта. Ә биш ел элек Вилнең хатыны аны ташлап, икенче кешегә кияүгә чыккан диделәр. Бу хәбәрне кышын ишеттем. Печән вакытында инде туганнарына булышырга
дип кайткан яшьлек мәхәббәтемне җиләктән кайтып барганда, чалгы-тырмасын күтәреп, авыл ягына кайтып барган чагында очраттым.
"Мондый эре җир җиләген кайдан җыйдың, Шәүрә? Ни хәлләрдәсең?" - дип сүз башлады ул мине куып җиткәч. "Тәкый карт
яланыннан чүпләдем, исәнме, Вил", - дидем, кичә генә аерылышкан кебек һич тартынып тормыйча. Аның чәчләренең көмеш төсенә кереп бетеп, үзе калыная төшкәненә дә кырый күзем белән генә игътибар иттем. "Шәүрә, мин бит бу юлы бетеп кайттым. Әткәйләрнең йортын ремонтлый башладым. Җитәр Себердә өшеп-туңып йөрергә", - ди бу. "Монда да газ керү планга да кертелмәгән, авылыбыз белән мич ягып көн күрәбез. Кемдер утынны сатып ала, кемдер үзе хәстәрли. Күптән кирәк иде кайтырга. Бәхет эзләп читкә чыгып китәсез дә, бәхет үзебезнең туган туфракта икәнне онытасыз", - дидем, тавышыма әз генә үпкә чыгарып. Юлларыбыз авыл башына җиткәч аерылды.
Кайтты ул. Бетеп кайтты. Кыш буе безгә дә килеп йөрде. Бигерәк тә анам белән сөйләшеп сүзләре бетмәде. Ә язга табан аның Себердә калган хатынының авариягә эләгеп, имгәнүе билгеле булды. Анам, бу хәбәрне ишетүгә, аны барып, авылга алып кайтырга кирәклекне Вилгә әйтеп, ризалаштырды, мондый вакытта үпкәләр онытылырга тиешлеген акылына сеңдерде. Аның постельгә калганлыгын, күпме гомере калгандыр, билгесез икәнен, хатын-кыз тәрбиясенә мохтаҗ булып, бар хәҗәте астында булганын ишеткәч мин дә: "Җыен, Вил, әйдә, ничә еллар син яшәгән чит җирләрне күреп кайтырмын мин дә. Хатыныңны алып кайтыйк монда", - дидем. "Әлеге хәбәрдән куркып калган ир кеше: "Гел минем белән булырсыңмы соң? Без аның белән законлы аерылышканбыз. Минем хатыным булырсыңмы, Шәүрә?" - дип, гомер буе көтеп йөргән үзенең тәкъдимен шушындый мәлдә ишеттерде. Мин башымны аска идем, бер сүз дә эндәшмәдем.
Алып кайттык аны. Тәрбияләдек. Әни кырына да көн дә килеп китәргә вакыт таптык. Ике улы да кайтып йөрде, шөкер. Әле дә аларны көтеп алабыз. Вилнең хатыны бер ел элек гүр иясе булды. Түр бүлмәдә, чип-чиста итеп карадым үзен. Калаклап, бәбәй ашаткан кебек ризыкландырдым. Үзе кебек кулларына, битенә кремнарын да ягып тордым хәтта. Ул карашы белән рәхмәтле икәнен белдереп, әнә шундый вакытларда бармаклары белән кулымны кыса иде... Соңгы юлына да барлык туганнар белән бергәләшеп тәрбияләп озаттык.
Вилемнең күз карашыннан миңа әйтеп бетермәслек сөю сибелә. Сыер савып кергән кулларымны учларына алып: "Шәүрәм, кулларыңнан синең сөт исе, анам исе, балачак исе килә..." - дип, мине шашындырып исни. Шушы минутлар өчен генә дә мин аны гомерем буе көтәргә риза булырмын төсле. Инде хәзер, гел бергә булырбыз, боерса! Җир йөзендә син булган өчен рәхмәтлемен сиңа ди үзе дә. Ансыз үткән елларымның бозын эретте ул. Менә бит безне язмыш ничек сынаган. Ә әлегә бездән дә бәхетле кеше юк дөньяда, дускайларым!
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Читайте нас: