Барлык яңалыклар
Әдәби бит
10 апрель 2021, 09:35

Угызның сихәте – тугыз (хикәя)

Фәүзиянең авыз тәме тәмам бетте. Бер нәрсә дә ашыйсы килми, кичләрен эштән кайткач нәрсә пешерергә, ни әзерләргә дип аптырап бетә. Дус-ишләре белән очрашып сөйләшкән вакытта да алардан нинди чәйнең тәмле булуын, әлеге вакытта заварканың кайсы төрен куллануларын, өйләрендә нинди ризыклар әзерләүләрен сораштыра. Өенә кайткач шуларны үзе әзерләп карый, әмма аларның да бер тәмен дә тапмый.

Азык-төлек кибетенә килеп кергәч тә киштәләрне игътибар белән карый, күзәтә, эзләнә. Юк шул, тотып алып кына ашар бер әйбер дә тапмый. Февраль-март айларында күзәтелә торган организмга витаминнар җитмәүдер инде дигән нәтиҗә чыгарды ул аптырагач. Тукта, суган кыягы турап, сөтле аш ашап карасам, бәрәңге салып, йомырка туглап, умач уып, бәләкәй чагында авылда әнисе пешергән сөтле аш сыман. Шул чакта хәтеренең төпкеленнән, сөтле аш кына түгел, угыз ашы дигән хәбәр яңгырагандай тоелды Фәүзиягә. Таптым! Минем булмышым нәкъ угыз ашы теләгән. Бу вакытта авылда сыерлар бозаулар чак, шушы мәл бәләкәйдән көтеп алынган бәйрәм иде ләбаса! Читкә китеп, шәһәр тормышына бирелгән авыл кызының балачак хатирәләре яңарды. Бәй, авыз тәме булмаганлыктан җәфалануы шушы февраль-март айларында сыерлар бозаулап, угыз ашлары белән сыйланыр мәлгә туры килгән икән бит!
Бозауларга күпмедер вакыт калгач саудыруын ташлатып торган сыерыбызның безне куандырып йөгеннән исән котылуы гаиләгә олы куаныч булды. Әти-әнинең дә сөенече эченә сыймый. Әти бозауны кабул итү белән анасына шикәрле су эчерә, янәсе дә чүбе тиз купсын, анысын салгач, сыер ашап куя күрмәсен дип, җайлы гына итеп малкайның башын абзар тактасындагы чөйгә бәйләп куя, тибешә торган булса, әнигә сыерның арткы аякларын тышауларга да ярдәмләшә. Әни инде, яңа гына төшкән килен диярсең, шатлыгы эченә сыймый, йөгергәләп кенә йөри. Җылы су салынган бидрәсен күтәргән, юкә мунчаласы белән кер сабынын култык астына кыстырган, йомшак тастымалы иңендә, үзе бисмилласын кабатлый, өметен җимешле иткән сыеркаена рәхмәт, иркәләү сүзләре пышылдап малкаеның әле уң, әле сул ягына чыга. Мөгез төпләреннән алып, сырты буенча, чүмече белән җылы суын коя-коя аның койрыкларына кадәр юып төшерә. “Госел коендырам сыеркаемны”, – дип сөйләнә, исәнлекләрен тели. Аннан әкрен генә җиленен сабынлый, мунчала белән ипләп кенә юа, чайката һәм тастымал белән кипшендереп, корытып куя. Сыер савар өчен генә тотыла торган ап-ак эмальле, авызына марле бәйләнгән бидрәсенә, тагын да догаларын укый-укый имчәкләргә сак кына тотынып сөт сава башлый. Боларның барысын күзәтеп торган Фәүзиягә яңа савылган җылы сөт исе килеп бәрелә: “Әни, сөтне кайчан эчә башлыйбыз?” – дип кызыксына кызыкай. “Тана бозау туса – 7 савымнан, үгез булса – 9 савымнан,” – дип җаваплый әнисе. Көн дә ике савым, шуннан исәпләп чыгарасың инде ак ризыкның өстәлгә килүен. Бозау имгәннән калган угызны савып алып, аны аерым мисләргә җыя әнисе. Өсте утыргач, агач кашык белән “собханалла”сын кабатлый-кабатлый сап-сары каймагын да җыеп ала. Шул савымнардан җыелган сөтле мисләрне талгын гына ягылып, җыелган мичкә утыртып куясың. Тәүге савымнар тыгыз угыз булып пешә. “Әни, бу сыр ич, сыр кебек булган”, – ди Фәүзия тыгызланып пешкән угызга карап. Әнисе кадерләп кенә аларны шакмаклап кисеп, тәлинкәләргә бүлеп куя. “Монысы – угыз ашына, монысыннан төрмәләр ясарбыз”, – ди, ул олы канәгатьлек белән. Сап-сары каймакны агач кашык белән генә бераз болгаткалый да сары май йомарламнары барлыкка килә. “Иртәгә сөтне сепараттан үткәрербез, угыз ашына каймак катмыйча ярамый. Катыкны да яңа сауган сөттән генә оетып алырбыз. Катык, угыз мае салып ашыйлар угыз ашын”, – гаилә өчен ниндидер изге эш башкаргандай, ак яулыгын башына чөеп бәйләп куйган әнисе ашыкмыйча гына башкара бу эшләрне, сүзләрен дә сабыр гына, һәрберсен үлчәгәндәй генә әйтә... Аш-су ягындагы тәрәзә төбендә әнисенең гөл төбендә һәм сулы стаканнарда үстергән суганнарының яшел кыяклары да шул ашка туралып салыначагын Фәүзия инде алдан белеп тора. Умач уылган угыз ашын катык-каймак катып ашаганнан соң, арка-маңгайдан тир бәреп чыга. Шул чак әнисе кызгынасының аркасыннан сөеп: “Аша, бәпкәем, аша, угыз – тугыз авырудан дәва ул”, – дип кабатлый...
Менә нәрсә җитмәгән икән миңа, дип шатланды боларның барысын уеннан җентекләп үткәргән Фәүзия. Тик авыз суын китергән угызны шәһәр җирендә кайдан тапмак кирәк? Авылдагы әти-әнисе дә мәрхүмнәр. Булса да, угыз сыер бозаулаганның тәүге көннәрендә генә алып була торган ризык шул. Шулай да, ул юл уңаенда кибеттән сөт, шакмаклап турап салырга сыр, умач уарга һәм ашка туглап салырга йомырка, каймак-катыгын сатып алды. Суган кыягын да онытмады. Тиз генә аш бүмәсенә кереп, кайнарга бераз мискә су салды, бәрәңге әрчи башлады. Бәрәңгесен салып, ул пешеп чыгуга турап сыр, сөт өстәде, йомырканы туглап кушты, умач уып салды һәм ашы пешеп чыккач кына туралган суган кыягын да өстәде. Авыз тәмен кире кайтарачак ризык таптым дигән шатлыклы уйларына бирелеп, ашыга-ашыга тәлинкәгә бүлде. Организмы хәтерендә саклаган шушы мәл ризыгы – угыз ашы кебек, аш пешереп ашап, үзен алдамакчы булды. Сөтле шулпаның умачларын чәйнәп-чәйнәп ашаганнан соң, барыбер дә ниндидер канәгатьләнү тойды халәтендә. Фәүзиянең авызына әз генә булса да тәм кергән төсле булды бу мәлдә.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: