Барлык яңалыклар
Әдәби бит
9 апрель 2021, 09:50

Бәхет бураны (хикәя)

Тышта буран котыра. Җәяүле буран асфальт юл өстеннән шуышып-шуышып, көчле итеп себертеп, юлны аркылыга кисеп-кисеп чыга. Гүя, тәгәрмәчләр астында калганчы, чыгып өлгерәм, чыгып өлгерәм дип үз юлына ашыга ул.

Маһира рульне ныклы куллары белән кысып тоткан, машинаны оста, ышанычлы итеп йөртеп баручы Таһирыннан бер генә дә күзен алмый, аны йотлыгып, рәхәтләнеп күзәтеп бара. Буран борылмаларда, лапсурак җирләргә ныклап көртләр салып куйган урыннар еш очраганлыктан, Таһир юлдан карашын алмый да диярлек. Үтә игътибарлылык кирәк шул мондый вакытта. Әнә аның янында сөйгәне – Маһирасы утырып бара. Сирәк-сирәк кадерлесенә яратып, үз итеп каравы белән елмаюын да бүләк итәргә онытмый ул. Тик сөйләшмиләр алар. Әллә буран котыруына шундый киеренке дип әйтерлек бер мохит барлыкка килгән. Әллә ике гашыйк җан күптән көтелгән, хыялланган, бергә парлашып утырып бару ләззәте исерткән, күптән көтелгән бәхетле минутларын кичерә иде.Таһир белән Маһира бергә, бер машинада парлашып утырып кайта бит! Авылдашларына әйтсәң, тәки ышанмыйлар инде! Яшьтән үк туганнары белән Үзбәкстанга чыгып киткән сөйгән ярын Ташкентта очратып, үзе белән алып кайтып киткәненә танышлары түгел, Таһир үзе дә ышаналмый. Әмма, тапты бит әле. Язмыш аларны очраттырды бит! 32 ел эзләде, көтте аны Таһир. Кайтмады. Туганнары да үзбәк егетенә кияүгә чыкты дип кенә әйтер булды сирәк кенә авылга кайткан мәлләрендә. Имеш, адресын да белмибез, әйтәселәре килмәде инде, белдерәселәре килмәде. Маһирасының әти-әнисе бер-ике тапкыр үзләре кызларына кунакка барган диделәр диюен. Хәзер ни туганнары, ни әти-әниләре бакыйлыкка күчеп бетте инде. Өйләнмәде дә Таһир, ил буйлап, ерак юлларда йөк машинасында йөрүен тик белде. Авылга да сирәк кайтты. Яшьлек мәхәббәте Таһир солдатта чакта туганнары белән Үзбәкстанга ияреп киткән. Шуннан эзе югалды да инде аның.
Буран өерелдереп-өерелдереп карларны шаярта. Әллә Таһир белән Маһираның бер-берсен табышып кайтып баруына карлар да сөенә... Тик юл – уен эш түгел, инде ничә тәүлек күзгә йокы кермәгән дә, ныклап ял ителмәгән. Ике гашыйк җан туган якларга ашкына һәм ашыга. Шуңа бар игътибарын юлга юнәлткән алар. Икесе янындагы рәхәт тынлыкның кадерен белгәндәй, икәү бергә булудан, табышудан ләззәтләнеп бара бу икәү.
Машина тәрәзәсенә мин дә утырып барам дигән төсле килеп бәрелгән карлы буран, ирексездән Таһирның игътибарын юлга төбәлдерергә мәҗбүр итә. Аның рульгә иелә төшеп, юлны күзәткәндә:
– Маһирам, мин сине юлларда да, тормышта да саклап барырга тиешмен бит. Теге вакытта армиядә калдым. Хәзер үзем янымнан бер генә минутка да җибәрмәячәкмен. Ышан миңа, сөеклем, курыкма, тынычлан, – ди, гүя аның карашы шушы сүзләренә тагын да ышаныч өстәп.
– Таһир, күзләрең арымадымы? Талмадымы күзләрең? Миңа синең яныңда тыныч. Юлдагы буран өчен дә хафаланмыйм, шуңа курыкмыймын, мин юлны күзәтмим дә. Сиңа, синең булдыклылыгыңа ышанганмын. Сиңа калган гомеремне тапшырганмын. Син бит минем Таһирым. Мин юлга карамыйм, сиңа гына карыйм. Синең нурлы йөзеңне карашларым белән йотлыгып күзәтәм... Шушы минутларны күпмеләр көттем бит мин!
– Маһиракай, арыйсың бит, күзләреңне йомып, бераз йоклап ал. Караңгы төндә сылулар йокларга тиеш. Ә мин буранлы юлдан сине тибрәлдереп кенә, саклап кына алга таба омтылам.
– Таһир, мин сине күзләремне алмыйча шулай яратып, күзәтеп яннарыңда утыруымны гел көтеп яшәдем бит! Карашымны алалмыйм синнән. Төннәр буе керфек какмый сиңа төбәлеп, карашларым белән иркәләп, йөзләреңә төбәлеп утырсам да, бервакытта да һич арымам. Кара, күзләр тимәсен, ничек оста, ышанычлы итеп алып барасың бит машинаны. Синең белән җаным тыныч. Чөнки беләм, синең кебек башка кеше юк бит дөньяда! Менә шушы озын юлдан барган кебек, синең белән тормыш юлыннан да гел бергә икәү барасы иде!
– Маһирам, бер генәм, минем янымда син утырып бару, җаныма моңа кадәр татымаган тынычлык бирә. Ничә еллар карлы, бозлы, яңгырлы юлларда йөресәм дә күңелемдә әлегедәй ышаныч тоймый идем бит мин. Әлеге канәгатьлек тойгысын минем кичергәнем булмады. Янымда утырып кына баруың да олы куаныч, аңлатып бирәлмәслек канәгатьлек минем өчен... Кадерлем, синең белән кара-каршы утырып чәй эчүләр генә дә үзе бер оҗмахтыр бит ул! Авылыбыздагы әтием-әнием йортына алып кайтам мин сине туп-туры! Әнинең самавыры түрдәге өстәл өстендә утыра. Таң атуга авыл чатлыгына кайтып җитәчәкбез, авыл юлын аңа кадәр тракторлар чистартып үткән булырлар. Бикле торган өйне ачып кереп, мичкә ут куйганнан соң, самавырга дип, йорт коесыннан су алып кереп бирермен. Син су салып, чәй куярсың, сылуым. Синең кулыңнан ясалган чәй эчәсем килә. Мәтрүшкә, карагат яфрагы салып ясарсың, яме! Өй җылынганчы өстәге пальтоларны салмабыз. Матуркаем, өши күрмә берүк, авырый күрмә. Мин, беләсеңме, «дальнобой»лыгымны ташлыйм иртәгәдән. Кайтып капка төбенә туктау белән шофер һөнәремә нокта куям. Напарнигым килеп алыр әле машинаны. Авылдагы бикле өебезгә җан өреп, парлашып яшәп китәчәкбез, иркәм. Ничек кенә яшәп китәчәкбез әле! Әти-әни үлгәннән башлап ятимсерәгән йорт-ихатабызны терелтәчәкбез, боерса! Безнең өй тиз җылына ул, Маһиракай. Капчыгы белән он алдым. Иртәгә өйне җылыту белән үк икмәккә камыр куярбыз яме. Әни исән чактагыча, өйгә яңа пешкән хуш исле ипи исе таралачак. Бар, табалар да, кисәү таяк, табагач та бар, шул килеш, әни исән чактагыча торалар, җаным...
Маһира сөйгәненә табан борылып утырган да, аны күз уңыннан югала күрмәсен дигәндәй, яратып күзәтә. Якынының кадерле булган иреннәреннән күбәләк кебек кенә очып чыккан сүзләрен ишетми калмыйм дигән төсле, сул якка янтаебрак, булдыралганча якынрак утыра. Газизенең кулларын тойган машина руленә бераз көнләшебрәк тә карый. Бу «руль-баранка» ничә еллар бик бәхетле булган икән бит, аның мәхәббәтле кул җылысын тоеп, аның белән бергә күпме чакрымнар үткән...
Ә Маһира Таһирын армиядән дә көтеп алалмады. Чибәр апалары кунакка кайткан җирдән аны үзләре белән ияртеп алып китте. Үзбәкстан яклары ошамаса, кунак кына булырсың да кире кайтып китәрсең, үзебездән калдырмыйбыз, дип сеңелләрен алып киттеләр. Маһираны алып киләчәкләре турында хәлле тормышта яшәгән үзбәк танышларының улына димләү сүзләре ишеттерелгән булган. Тегеләре дә гүзәл, уңган татар кызы диюгә, өзмәгән дә куймаган. Шулай үзенең язмышы хәл ителгәнен сизми дә калды чибәркәй. Ничә еллар дәвамында балалары булмады. Ирнең ата-анасы, туганнары бик яратты уңган, булдыклы татар баласын. Тик еллар үтүгә, бала булмау да сәбәпче булгандыр, Маһираның ире икенче бикә тапты. Ике йортка яши башлады. Маһира соңгы биш елда Ташкенттагы фатирларында ялгызы гына яшәде. Олы базарда сатучы булып эшләде. Менә шунда 15 көн элек Таһиры очратты да инде аны. Бер күрүдә таныды ул Маһираны. Еллар үз эзен салса да, алар ятсынмады, читенсенмәде. Бер-берсен гомер буе көткәнлекләре, юксынганлыклары хакында сөйләштеләр... Таһир аны үзеннән минутка да калдырмаячагы турында кат-кат кабатлагач, авылда инде беркеме калмаган Маһира сөйгәне белән кайтырга ризалашты. Гомере буе аның белән очрашу-кавышу хыялы тормышка ашты... Менә бураннарда тибрәлдереп туган авылларына кайтып килеп тә җитәләр. Юлларга салынган көртне трактор яңа гына ачып бетергән, авылга килеп кергәндә инде буран да туктады. Таңнан көн өзелеп кенә килә. Таһиры сөеклесен капка төпләренә салган кар өеменә кулларыннан тотып, машинадан төшерде. «Бу йомшак карны сине килен итеп төшерер пар мендәр итеп хис ит, Маһирам, әниемнең килен төшерер мендәре итеп», – дип, бераз соңрак булса да эзләп тапкан кәләшенең керфекләреннән үбеп алды... Таһир капка төбенә үз гомерендә тәү тапкыр кәләш-килен төшерде. Ятимсерәгән ата-ана нигезе бу күренештән җиңел сулап куйгандай, «төкле аягың белән килен-балакай, төшкән җирең таш булсын», дип әйткән кебек булды. Нигез җанланачак, бу ике гашыйк нигезгә җан кертәчәк! Тормыш монда, димәк, дәвам итәчәк. Бәхетле тормыш...
Ә нәкъ бер елдан, яшьләре барса да, бәхетле Маһира белән Таһирның шушы тернәкләнеп киткән өенең түренә тал бишек эленде. Мәхәббәт – могҗизаларга бай бит ул! Ни гаҗәп! Тупылдап торган язмыш бүләге – уллары дөньяга аваз салды бу икәүнең. Сабыйлары туган төнне дә буран котырды, былтыргы кебек, нәкъ алар кайтып кергәндәгечә. Юллары, язмышлары урау булган мәхәббәтле гаиләнең бәхет бураны иде ул.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: