–Иии, собханалла, яңа ай туган, балам, – Вәсилә яңа туган айны күргәч укый торган догасын эчтән генә кабатлады. Бастырык буена сузылып яткан, йөкнең арткы өлешенә кадалып куелган сәнәккә тотына биреп барган ун яшьлек малае:
–Кая, кая, бидрә элеп буламы, әни? – дип кызыксынып, маңгаена төшкән колаклы бүреген уң кулының башбармагы белән чөеп җибәрде дә, әнисе караган якка борылды.
–Була-а, бидрә рәхәтләнеп эленеп торачак. Чалкан туган бит, балам, машалла, бураннар булыр инде. Иртәгә тагын саламга килергә кирәк. Әле эскертләр басуда чакта бераз ташып калалсак ярар иде лә ул. Салам – печәнгә файда ул, балам. Ашаганнан калганын асларына түшәрбез. Сыеркаебызның җиленнәренә салкын тимәсен, озакламас инде, сөте тозланды бит, ташлатыр. Безнең Маруська ташлатканнан соң ун көнләп кенә йөри ул. Үзебезнең сөт өстебез, катыгыбыз булыр. Инәкәем дә, сугыш елларында да сыерсыз тормады бит, мәрхүмкәем...
Хәбир әнисенең һәр сүзен зүрнәсен хәтерләве белән тәмамлап куйганын яхшы белә. Әле дә сүзләре беттеме, уйларына чумдымы, анасы тынып калды. Атны оста йөртә әнисе. Тормыш дилбегәсен үзе генә тотып баргандай, ат дилбегәсен дә кысып, кулларына урап тоткан ул. Кар төшеп, ярыйсы гына чана юлы да рәтләнде, әлегә басуга артык кар салмаган. Шуңа күрә атлары да артык көчәнми генә, бодай саламы төялгән йөкне ат юлына җайлап кына алып чыгып җиткерде. Әлегә коры суык, чана тимере чыжылдап кына бара такыр ат юлыннан. Кайсы чакта чыелдап, ниндидер ыңгырашкан аваз чыгарып та куя тимер табан. Әле суык ла ул, бураннар башланып, эскерт төпләрен, басуны көрт бурап куйса, саламга бару авырлашачак. Кырпак карлы әлеге вакыт басудагы эскерткә барырга иң кулай мәл. Бодай саламын мал яратып ашый ди әнисе. Арышныкына караганда кыска, шуңа йөккә төяве дә авыр. Ике якка да тигезләп, йөкнең ал белән артын ныгытып, уртаны тапап, җайлап кына төямәсәң, йөктән шуа да төшеп китә ул. Әнисе Хәбиргә үләнлесе әйбәт була ди. Ул йомшаграк чыккан җирне сайлап сәнәк белән каера, ә Хәбирнең алай көче җитми, учлап тота да эскертне сава. Әнисенә караганда да күбрәк була әле аның йолыккан саламы. Аннан тиз генә йөк өстенә үрмәли, әнисе саламнарны астан җайлап кына биреп бара. Менә шулай икесе дөнья көтә алар. Әтисе алар яныннан каядыр чыгып киткәч, кыен, мал карау әнисенең берүзенә төшә, аңа авыр инде. “Улым-күз нурым, ярый син кул арасына керердәй булып үсеп җиттең, кем булышыр иде микән миңа,” – дип шатлана улы ярдәмләшкәндә. Хәбир шуңа аны күбрәк шатландырыйм дип, аңа гел булышырга тырыша. Мәктәптән кайтып кергәч тә маллар эчерергә дип, фләгләрен мал тизәге төяп түгә торган кәритәсенә утырта да Тозлы коега суга бара. Сыер, сарыкларын эчерә. Мал астын тазарта. Әллә ничә кочак утын кертеп, мич астына тезеп куя. Аннан казан астына ягып, бәрәңге пешерә. Өй дә җылына, тәмле итеп бәрәңге пешкән ис тә өйгә тарала. Ул эштән әнисен шулай каршы ала. Укытучы булып эшләгән әнисенең бер генә дә иртә кайталганы юк шул... Иртәгә саламга килергә Сабир бабай тагын атын биреп торыр микән? Сорасаң бирер, бирми калмас. Әллә нигә якын күрә ул безне, әйбәт бабай, ат сорап барсаң, кире борып чыгарганы юк аның... Шундый уйларга бирелеп барганда әнисе кинәт:
–Салу, улым, тотын сәнәгеңә, чана салулый хәзер, егыла күрмә! – диде. Чана кайсы якка янтая, ул яктан тиз генә каршы якка күчеп утырырга кирәк аңа. Утырырга түгел инде, дөресрәге тезләнергә. Әнисе ныклап кадап куйган сәнәк руль кебек, аны каерып, ныклап тотынасың, гәүдәңне дә боргалыйсың. Авызыңны ачып утырсаң, я үзең шуып төшеп каласың, я бөтенләй йөгең белән авып төшәсең. Йөкне бушатып, кире төяүдән дә кыен эш юктыр ул! Алар ярыйсы гына салулы җирне имин генә үттеләр. Авылга кергәндәге тауны да атлары җайлап кына алып төшсә, кайтып җитәргә күп тә калмаячак. Мондый коры суыклы көнне салам исе аеруча тәмле булып борынга бәрелә, рәхәт! Хәбиргә бу салам исе нык охшый. Күктә ай, бер эше булмагандай, чалкан яткан да, аякларын өскә күтәреп куйгандай, рәхәт кенә бәвелә, йолдызлар айның көенә генә торган кебек, аның һәр сүзен җөпләгәндәй, тыңлаучан гына күз кысышалар. Мондый төннең бер кирәкмәгән ягы гына бар, ат чанасы табанының шыгырдавы авыл башыннан ук ишетелә. Тын гына тыңлап торсаң, аларның колхоз саламына, басудагы эскерткә барганнары хакында бөтен авылга хәбәр бирәдер сыман ул. Әллә ни күп алмасалар да, бик үк ярап беткән эш түгел шул колхоз саламына тию.
–Әйдә, улым, төш! Аллага шөкер, исән-сау кайтып җиттек. Малкайларыбызның ризыгына язсын, – диде анасы.
Әнисе кай арада капканы ачкан, карны чыелдатып, аткай ыргып, көчәнеп бер талпынган иде йөк җиңел генә йортка килеп тә керде.
–Булды. Бар, балам, дәресләреңне караштыра тор. Мин атны итеп киләм дә, саламны абзарга кертеп куярмын. Кар фәлән яуса, әрәм булырлар.
Йөк өстеннән җайлы гына шуып төшкән Хәбир, әнисенең салам ныгыткан бастырык белән арканнарын йөктән җиңел генә алуын, атны бераз борып куеп, сәнәге белән саламнарны этеп төшергәнен карап торды да өйгә кереп китте.
–Иртәгә колхоз тракторлары салам эскертләрен сөйрәтә дә башлар инде. Эскерттән төшеп калган саламнарына да эләгәлсәк ярар иде. Бураннар чыгып кына эшне бозмаса... – әнисенең шулай сөйләнгәне коры суыклы төндә малайның артыннан ияреп килгәндәй, яңгырап ишетелеп торды.
Вәсилә арыганын да тоймыйча, куфайкасы эчендә тирләп аркасына ябешкән киемнәренә дә игътибар итмичә, ачык капкадан җигүле атын кире чыгарды. Ярый, артык тирләмәде әле, мәхлүк, дип уйлады ул. Атны тирләткәнсең дип, Сабир бабай ачуланмасын инде. Әле дә ул бар, авылда ат эзләп йөрүләре газап бит ул! Еш кына аларга мондый йомыш белән барырга кыенсынса да кода тиешле бабай да, кодагый тиешле әбисе дә караңгы чырай күрсәткәннәре юк алай. Ялгызы гына дөнья көтәргә тырышкан хатынны әллә жәлли иде алар, әллә Вәсиләне кодача итеп, якын күрә иделәр.
Миләүшә Әхмәтҗанова.