Барлык яңалыклар
Әдәби бит
13 гыйнвар 2021, 17:15

Апам бәхете

(хикәя)Яңа ел ялларында ялгызлыктан, эчем пошуыннан аптырап, авылдагы туган апамнарга юл тоттым. Ул яраткан хуш исле лимоннар, ананас рәсеме төшкән шоколадларны да күчтәнәчкә дип сумкама салдым. Аның шифалы кулыннан ясалган самавыр чәен эчсәм, эч пошуларым бетеп китәр, авызыма тәм керер төсле иде.

Балалар Яңа ел бәйрәмнәренә гаиләләре белән Сочига ял итәргә китте. Шәһәр фатиры саклап, таш стеналарның кысуын тоеп, нишләргә белми ямансулап утырганчы, табигать кочагына, авылга кайтуың мең артык.
Җитмешне тутырырга санаулы гына айлары калган Туган апамның такта белән тышланган һәм акка буяп куйган яше бар гына өе, әллә кайдан ук, үзе кебек елмаеп каршы алды. Кар әлегә ныклап салмаса да, аның капка төбе иркен итеп көрәлеп куелган. Авылның тынгысыз, уңганнары йорт-ихаталарына ат, машина кермәсә дә шулай киң итеп көрәп куя шул. Бар, кәҗә сукмагы гына салып куйганнары да бар, андый, дөнья көтәргә бик пошанып бармаган хуҗалар да бар авылда, төрле капка төбе күреп була. Карсызын да, карлысын да! Туган апаның күңеле кебек киң тәрәзәләренең төбендә, кыш булуга карамастан, яраннары чәчәккә түгелеп утырганын күрү генә дә, шәһәр эч пошуларын кул белән сыпырып ала! Бер тәрәзә төбе ап-ак, икенчесе аллардан-ал, өченче тәрәзә төбе кып-кызыл яраннар белән тулы.
Авылда ялгызы яшәүче әлеге туганым, өч еллар элек, дим буенча, үзеннән бераз өлкәнрәк абзый белән бергә тормыш көтә башлады. Балалары шәһәрдә төпләнгән апаның. Итәгатьле, авыл тормышын сагынып, төбе белән шушы яктан булган, Казанда яшәгән, берничә еллар элек тол калып, туган як хатирәләре белән ямансыраучы Хатип абый белән тәүдә телефон аша хәбәрләшсәләр, соңрак, менә шушы өйдә чөкердәшеп, икәүләшеп яши башладылар. Ике ялгыз җанның бер-берсенә иптәш булып, торып китүләренә балалары да каршы килмәде. Хәлимә апамның төпчек кызы: "Безнең янга килмисең син, әни. Өем дип береккәнсең. Әти үлгәч, синең көзге караңгы, кышкы буранлы төннәрдә ялгызың, кайда нәрсә кыштырдады дип, котың очып тәрәзәдән тәрәзәгә йөргәнеңне күңелем белән тоеп, өзгәләнеп яшим. Ерак апа әйткән, шул инсафлы Хатип абый белән яшәгез соң шушында. Зүрнәй утыз яшендә тол калып, гомерен ялгыз үткәрде аны да уйлап, йөрәгем чеметеп куя. Рәхәтләнеп сөйләшер кешесе дә булмады. Ни безгә килмәде, ни улы янына барып яшәмәде. Әнә шул буранлы көннәрдә елый-елый уйлыйм зүрнәкәемнең берүзе генә гомерен үткәрүен", - дип, ризалыгын белдергән. Әнисе: "Балам, сугышта хәбәрсез югалган әтәйне менә кайта, менә кайтып керер дип көтте бит инәкәем. Сорап килүчеләр дә булган, әтәгез кайтып керсә, ни диярмен, күзләренә ничек карармын ди иде бит ул. Үлгәнче көтте, әтәй генә барыбер хәбәрсез югалган җиреннән кайтып кермәде. Минем ни, әтәгез, юкә төбендә, төп йортта йоклый әнә. Ялгыз рәхәт түгел дә соң, кеше ни әйтер, балам?" - шул сүзләре белән, белмим шул, нәрсә дияргә дә дигән кебек әйткән иде шул чакта.
Авыл һавасын сулавы гына да бер ял, бәйрәм бит ул! Телефоннан кайтырга чыгуымны хәбәр иткән идем Хәлимә апама. Биш-алты сәгать үтүгә, шул вакыт эчендә тәбикмәген дә пешереп куйган, тәекмәк (монда тәбикмәкне шулай дип йөртәләр) миченә кабаклы бәлешен дә тыккан, плитәсе өстендәге казанында каз ашы кайный. Иң мөһиме, апамның бәхетле, куанычлы йөзе балкып тора. "Сеңлем, дөрес эшләгәнсең кайтып, шул шәһәрегезне бигрәкләр яратмыйм бит! Әйдә, балакай, үзебездә рәхәтләнеп ял итеп кит", - дип, аркамнан сөеп, каршылады. Бүрегенә кар кунган Хатип абый да ишектән үк киң елмаеп килеп керде. Бик канәгать тавыш белән: "Ааа, балдыз, рәхим ит! Мунчаны яңа томаладым. Кунакның бер сые ул, сеңлем, авыл мунчасы. Кар көрәп ләззәтләнеп йөрдем. Кош-корт, сарыклар янында мәш килгән вакытымда, әнә кара апаңны, күпме сый-нигъмәт пешереп әзерләп тә куйган", - дип, сарык йоныннан бәйләнгән бияләйләрен, киездекләрен салды. Апа җәһәт кенә килеп, аларын мич башына алып куйды. Бер-берсенә бүләк итешеп алган якты, ягымлы карашларын тоеп, миңа үтә дә рәхәт булып китте. Димәк, аңлашып яшиләр. Димәк, бәхетлеләр!
Икесенең дә сыеннан кинәнеп, рәхәтләнеп кунак булып, кич утырып, кадерлеләремнең мәгънәле тормыш фәлсәфәләрен тыңлап, апамның түшәк-ястыкны кабартып җәйгән урынында эреп йоклап та киткәнмен.
Таң алдыннан, иртәнге дүртләрдә кисәк уяна торган гадәтем бар минем. Әле дә, уянып, күзләремне ачсам, апамның диван читенә килеп утырып, догалар пышылдавын ишеттем, күрдем. Хатип җизни чаршау артындагы койкада тигез генә мышнап йоклый, ә апам дога кабатлый. Ул бересенә дә комачауламыйм дип, шулай өй түрендәге диванда укынып утыра. Догаларын бу дөньядан күчкәннәргә багышлап, балалары, туганнарының исәнлеген сорап, изгелекләр теләгәннән соң, аның аерым сүзләрен ишетеп таң калдым. "Йә Раббым, рәхмәтлемен сиңа, карт көнемдә гомер юлларыма Хатибымны чыгарып куйганың өчен! Гомер буе бер җылы сүз ишетергә интизар булып яшәдем, ир дигәнемнең мыскыллаудан башка сүзләрен дә хәтерләмим бит. Сугылмаган җирем калмады. Миннән алда үлсә, каберенә дә бармам дигән чакларым әз булмады. Башта балалар атасы дип түзсәм дә, соңыннан өметемне өздем. И Раббым, картлык көннәремә бәхетемне калдыр, тыныч картлык әйлә дип сорадым, рәхмәтлемен, теләгемне кабул иттең! Иркә караш, тәмле сүзләр ишеттерүче, карт көнемдәге терәгем, иптәшем - Хатибыма сәламәтлек, гомер бир. Тигезлектә шулай рәхәт картлык кичерсәк ярар иде. Чирләрдән, сырхаулардан сакла Хатибымны. Карт көнемдәге бәхетем - балаларым тәүфикълы, исән, шөкер, үземә дә бәхетемне карт көнемә ирештердең! Мең шөкермен сиңа Раббым!" - дигән пышылдауларын ишетеп тагын да куандым.
Апам, балаларының атасына олы түземлек белән сабыр итеп яшәгән бит. Салыштыргалагач, холыксыз икәнен белсәм дә мәрхүм җизнәйнең, апаны алай ук кимсетеп яшәгәндер дип уйламый идем. Кара, картлык көненә ничек риза апам. Хатип абый аңа бәхетле көннәр алып килгән ләбаса...
Апа, минем уянып, тыңлап ятканымны сизмәде. Учларын югары чөеп, амин тоткан мәлендә, тәрәзәдән төшкән кар яктысы аның югарыга төбәлгән ике кулына таң нуры булып, ныграк сарыла барды. Шул мәлдә Хатип абыйның: "Хәлимәкәй, ят, өшисең бит, иртә бит әле, йокла бераз", - дигән хәстәрлекле сүзләре ишетелде. Картлыкта бер-береңә иптәш, сердәшче булып, парлылыкта яшәүдән дә зур бәхет бармы соң ул? Кеше бит мәңгелеккә килмәгән! Бәхетегез гомерле булсын, кадерлеләрем. Шушы уйларым белән мамык юрган җылысына оеп, тагын рәхәтләнеп йоклап киткәнмен.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: