Барлык яңалыклар
Әдәби бит
10 гыйнвар 2021, 15:55

Ярдәмчел Үгез килә!

Яңа елда яңа бәхетӨстәлсен гаиләләргә.Ялкау булмасын Үгез,Язмасын әйдәләргә.

Чыбык көтмәсен малкай,
Вазыйыфасын үтәсен.
Бурычларын ел буена,
Чын хуҗадай түләсен!
Үгез бурычы - сакларга
Җир шарын афәтләрдән.
Кешелектә килеп чыккан
Чирләрдән, зәхмәтләрдән!
Төпкә җигелеп тартсын,
Тормыш дигән арбаны.
Күсе елы авырлыгының
Селкеп атсын калганын!
Кешелеккә хезмәт итсен,
Үгез кебек "карамый".
Үгез кебек тырышмасаң,
Яшәү алга баралмый.
Үгез кебек җигелгәндә,
Уңыш килер һичшиксез!
Тормышны яратканнарга
Мөмкинлекләр бит чиксез!
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Источник фото: https://www.1zoom.ru
Читайте нас: