Тын юлыннан чишмә суыдай көмеш һава эчке халәтеңне тутыра. Өстәвенә, Зәйнәп монда килергә көннең коры салкынлы чагын сайлый. Әле урман арасына ныклы кар да ятмаган. Аяк астындагы коры кар, баскан саен ак ярмадай, җиңел генә киездек астыннан бүселеп чыга. Чыршы төпләрендә масаеп утырган урман кура җиләгенең горур гына, салкынга бирешмичә, без кышны үткәрә беләбез ул, дигәндәй серле карашларына Зәйнәп елмаю белән җавап бирде. Кыр кура җиләгенә җир җиләге мәле үткәч, нәкъ шушында килә ул. Чиләк-чиләк урман кура җиләген рәхәтләнеп җыя. Аяк асты таза, егылып яткан агач, аунаган ботаклар юк монда. Шуңа ничә килсә дә ләззәтлек алып кына кайтып китә биредән.Эээй гөмбәнең бу урыннарда ишелеп уңулары! Салкында туңып, чыршы төбендә бозга әйләнгән җирән гөмбәләр әнә әле дә тезелешеп утыра. Йә Аллаһ, бу кадәрле дә һәр мизгелеңә ямьлелекне өеп бирерсең икән! Боларның барысын да маңгай күзе генә күреп бетерә алмый, алар күңел күзенә рәхәт нур булып кереп, тулып җаныңны назлый.
Кышкы табигатьтә алсу күбәләк кебек әлеге хозурлыкка тәмам исереп, Зәйнәп ак чыршы ботаклары сындырды. Бик тә бер-берсенә охшашлар шул агы да, карасы да. Ботакка битен терәп карый ул. Ылыслары кадаламы, кадалса, кара чыршы. Кадалмаса, ак! Битне ул ылыслар рәхәтләнеп, йомшак кына иркәли. Бармак битләренә кысып, ике чыршының да ылысларын уып, борынына китереп исни. Туган як исе! Яңа ел исе! Ушы китә инде аның чыршы исенә. Җәй көннәрендә дә, шуларны сындырып өйгә алып кертеп куя иде. Әнисе генә: "Керетмә җәй көне чыршыны өйгә, ярамый. Җәен өйдәге чыршы көчне ала. Кышын гына тансык ул! Менә иртәгә үк энәләре дә коелып бетәчәк. Бар чыгарып ташла. Җәй көне өйдә болын чәчәкләренең гөлләмәсе торырга тиеш. Алар кызларга үзенең матурлыгын өләшеп утыра. Чишмәгә суга барганда, җыеп ал син аларны, балам, чишмә яныннан, яме", - дияр иде кечкенә чагында. Иртән тору белән ак әрем сындырып кереп, рәхәтләнеп идәннәрне себереп чыгарыр булды. Аның исе дә өйгә тулып, җәйге ләззәтлелек таратучан. Өйгә кергән чебеннәргә кадәр шул искә исереп, аякларын өскә күтәреп безелдәшеп ятар иде. "Шайтаннар кача әрем исеннән дип әйтә торган иде безнең зүрнәй. Кышын өй төтәсләргә кирәк булганда, балам, май әремен киптереп куярга кирәк. Эч-фәлән пошып, борчылганда кипкән ак әремеңнең төтенен чыгарып, өй уртасыннан әйләнсәң, тынычсызлык кул белән сыпырып алган кебек була, балам", - дип өйрәтеп үстерде аны анасы. Зәйнәп, биш яшеннән көянтә-чиләкләрен элеп, йөрегән чишмәсенә торып чаба иде аннан. Чиләген-көянтәсен куеп, тау итәгеннән төрле чәчәк җыеп, аларны алып кайтып йә банкага, йә стаканга чишмә суы салып утыртып та куя иде. Әнисе яшенә карап, бәләкәй бидрәләр алып бирсә дә, анасына охшатып, суны мөлдерәмә чырпып алып, тамчысын да түкмәскә тырышып кайтыр булды. Текә тауны менгәч баштарак, чиләкләрен куеп ял итеп алгаласа да, тора-бара бер дә туктап хәл җыймыйча кайтып җитте. Шулай хатирәләргә бирелеп йөри торгач, Зәйнәп күп кенә ак чыршы ботаклары сындырып та алган. Алып килгән япмасына тезеп салды хуш исле, яшел энҗеләрне. Урман читендә генә калдырган үзенең җиңел машинасына урнаштырды.
Бүген генә кайтты ул. Иртәгә янә шәһәренә эшкә китәчәк. Киләсе яллары Яңа ел бәйрәмнәренә туры килә. Үзе кебек үк парын таба алмый йөргән, инде ике ел дус Ришатына ул бүген үпкәләде. Кайтам, әниең янына бергә кайтабыз дип ышандырса да, ул тагын кайталмады. Зәйнәп тә, Ришат та утызның теге ягындалар. Тик икесе дә гаилә тәртәсенә генә кереп китәргә һич теләми. Кыз, ышанырлыкмы соң, бергә оя үрерлекме Ришат, гомерлек юлдашым булырлыкмы дип уйлый. Ришатның иркенлектән, гаилә камыты киеп, бер сылуга гына табынып дигәндәй торасы килми бугай. Ир-атның иң тугъры дигәненең дә, гүзәл затлар яныннан үткәндә, йөрәге сулкылдап куя ләбаса. "Синеке түгел, синеке түгел, ә булырга мөмкин бит", - дигән сыман ымсынып, сулкылдап тибә. Өйләнеп карамаган бит әле ул, тик өйләнсә, хатынына бөтенләй генә хыянәт итмәс иде. Табигатьтән бүләк ителгән аучы инстинктын богаулар иде ул. Өйләнгәч, өйләнгәч һәр адымыңа җавап бирәлсәң генә! Ой шулар хакында уйласа, юк, һич башкага карамыйча тора алмам мин дип, Зәйнәп белән бөтенләйгә бергә булу теләгеннән тагын кире кайта. Ришат шәһәрдә үскән бала. Әти-әнисе авылдан чыгып киткәннәр дә, эшкә урнашып, фатирлы булгач, шунда калганнар. Егетнең бала-чагы зүрнәсе белән зүрәтәсе кырында, авылда үтсә дә, әз генә татарча белгән урыс малае кебек ана телен вата-кыра гына сөйләшә. Зәйнәп Ришатының артыннан ияреп йөрмәсә дә, телгә беткән егете башка кызларның да күңеленә гыйшыклык оеткысы салып йөргәнен күңеле белән сизенә. Ныклап аралар да якынаймый, бөтенләй генә аерылышып та бетмиләр. Бер бүлмәле фатирына кайтып, эштән соң әллә нинди өй мәшәкатьләре башкарырга да өлгерми кыз, йоклар вакыты да җитә. Ә ял көннәренә үзенең автомобиленә утырып ала да, авылга, әнисе янына җилдерә. Бу кайтып китүендә Ришатка ныклы үпкәләде ул. Сүзендә торалмый егет. Инде акыл утырырга тиеш булса да ничауа гына яшьле Ришат, еш кына әйткән сүзен үти алмый шул ул. Ир кешенең сүзендә торалмаганын җене сөйми Зәйнәпнең. Үзен дә, сиксәнне куып барган әнисе еш кына "карт кызым" дип аркасыннан тупылдатып сөя. Әнисенең шулай әйтүенә үпкә белдерми Зәйнәп. "Безнең заманда, балам, кыз бала егермеләрне узса, "утырып калган", ә егетләр озак буйдак булып йөресә "сөрсегән" дип йөртергә дә күп сорамадылар. Ишеңне сайлап ала алмыйсың бит, йә Алланың кушканы инде. Насыйбың табылыр синең дә, бәхет бүләк
итә торганы булсын, берүк. Анам миңа гел, ир бәхете бир кызыма дип, Аллаһтан ялбарып сорый, тели иде. Кабул булды бит, кызым! Әтиең тырнак очы белән дә чиртмәде, мәрһүмкәемнең урыны җәннәттә булсын. Яратуы бик көчле булгандыр инде, авызына әзрәк "тел ачкычы" керсә, үлсәк, бичәкәем, бер көнне үлергә насыйп булсын, икебезне эрәдем, бер кабергә салсыннар, дип тә җиппәрә иде. Гомерләрне каян гына белеп бетерәсең соң..."
Руль артында кайтканда да уйлар диңгезеннән һич котылалмады Зәйнәп. Багажниктагы ылысларның хуш исе бөтен салонны каплап алган, рәхәт. Болай берүзең гел уйларга бирелмә, балам, ди бит әнисе. Аннан көйгә салып, уй уйлама, җырлар җырла эчләрең пошкан чакта дип тә көйләп-җырлап җибәрә. Кара, җырлар җырларга кирәк икән, чынлап та, миңа да. Тик нигәдер җырлар белән дус түгелмен, бик сирәк аларны бирелеп тыңлыйм, җырлавым тагын да сирәгерәк дип тә үзенең уйларын йомгаклап куйды.
Менә капка төбенә кайтып та туктады. Әнисе ут алган. Тәрәзәсенә башын сузып, карап та тора инде. Борчыла, кызын тыны белән тартып алыр иде! Урманга киткәндә: "Әни, мунчага су салдым, миченә ут куйдым, караштырып, өстәштереп тор инде",- дип киткән иде. Тәмләндереп кенә томалап та куйган инде үзе. 47 яшендә Зәйнәбен алып кайткан Тәнзилә апа чынлап та, бигрәкләр дә, картлыкка бирешәсе килми, җиңел-җиңел генә атлап йөрергә тырышкан була шул. Әнә яшел шәлен бәйләп, сырмасын киеп килеп тә чыкты инде болдыр-күтәрмә ишегеннән. "Эээй кызым, шул арада ак чыршыкайларны алып та кайттыңмы? Кая бүген мунчалык кына бәйләп алыйк та, калганын иркенләп, иртәгә кысарбыз, балам. Мунчаны томаладым. Әйдә, шушының сыңарын пешеклик тә, без барганчы ылыс исе тарала торсын мунчакаебызга. Эләүкәләрен, идәннәрен сөртеп алдым, эээх искәйләре! Кышкы мунчаның тансыгы - ак чыршы-пихтә миллеге инде, кызыкаем. Өйгә керетеп куярга да онытмыйк, балам, Яңа ел исләре таралсын!" - дип, кызы янында бөтергәләнеп йөрде ана карчык.
Мунча миче өстендә тезелешеп яткан йомры чуер ташларның эссе бөркеп торуы тәнгә генә түгел, җанга рәхәтлек өләшә төсле. Ылыслы ботаклардан бәйләнгән ак чыршы миллеген, кызуы белән ымсындырып торган әлеге ташлар өстенә җайлап салды Зәйнәп. Салкын су белән чайкатырга өлгергән пихта миллеге ак чуер ташларга яткач, эреп, юкә бүрәнәле мунчаны исерткеч тәмле ылыс исе белән тутырды. Таштагы ылысларга эссе суны әз-әзләп салганда кызның тәненә борчак-борчак тир бәреп чыкты. Күкрәк тутырып бу эфирлы хуш исне тирән итеп сулады ул. "Ләззәт, дөнья ләззәте... Бу мизгелләр өчен генә дә авылга берегеп яшәрсең! Юкә яркаларын ягып булдырылган авыл мунчасыннан да тәмле ис бармы икән?"- кулындагы ак чыршы миллеген ләүкәгә җәеп салып, шунда менеп ятты. Аркаларына ылыс пары яшәү көче өрә иде аның гүя. Зәйнәп һаман әлеге могҗизалы исне сулады. Кышкы мунча исе бар булмышына тормыш дәрте тутырды аның. Атна буена арыганнар кул белән сыпырып алгандай булды. Янында гына торган тастагы суга кулын тыкты һәм бер ягына әрем, бер ягына зәңгәр мәтрүшкә кыстырып бәйләнгән миллекне әнисе мунчаны томалаган чакта ук пешекләп салып куйган икән бит. Тас өстенә тас каплангач, шәйләмәгән генә үзе. Кармалап кына бу миллекне дә алып, битенә каплады. "Ләззәәәт! Монысыннан җәй исе килә. Болын исе, җиләкле ялан исе..." - әлеге сүзләрне пышылдап кабатлады, мунчаның тәмен аңлаган авыл кызы.
Ипләп кенә ташка бераз эссе су сипте. "Өлеш, монысы сөйгәнемнән, өлеш, монысы әниемнән..."- дип әкрен генә кабатлады. Кемнән ярату, бүләк көтәсең шул кешенең исемен әйтеп, өлеш дип, ташка эссе су салсаң, шул уең тормышка аша дип, өйрәтте аны әнисе. Эссе, коры парда әле пихта, әле әремле,мәтрүшкәле каен миллеге белән чиратлап чабынды да, идәндәге эскәмиягә төшеп утырды.
Эссе башлап, мунчаны йомшарткач кызы янына тастымал-халатларын күтәреп Тәнзилә карчык та килеп җитте. Керә-керешкә ул: "Эһһем, эһһемм", - дип мунчаны сәламләп алды. "Коры суыкта мунчакай тәмле була, тәмле төшә шул, балам. Кара нинди тәмле исләр чыгаргансың, рәхмәт яугыры!" - шулай сөйләнә-сөйләнә чишенеп, ләүкәгә менеп утырды. "Тәнемә, хәлем бетеп сабын тимәсә-тимәде, гомерем буена хуш исле миллекне иснәп, рәхәтләнеп мунчада тирләп-парланып ятмасам, күңелем булмады, балам, минем. Әтәң дә, ай ярата иде мунчаны! Миннән соң да, күпмеләр калып хушлана иде бит. Ят әле, кызым, кая чабыйм", - ләүкәгә капланып яткан кызын, бәләкәй чагындагыча каен миллеге белән чаба башлады. "Монысын күкрәкләреңә куй, борының белән рәхәтләнеп иснә", - дип, ак
чыршы ылысларын кызының баш очына юнәлтте. "Әтәң кискән утын түгел, инәң яккан мунча түгел, аю баласы, бүре баласы, бүрәнә башы, мунча ташы, аюдай олпат бул, саескандай сак бул, олыны күрсәң, әби-бабай диң, кечене күрсәң, апаем диң, тәмле телле, аталы-инәле, алтын канатлы бул, чәт-чәт. Хасланган дошманның күзләре, сүзләре калсын аяк астында" - дип, хәзер инде бик үк хәле булмаган куллары белән кызының аркасыннан башлап, аяк табаннарына кадәр сыпырып төшерде. "Сөйкемле сөягең күп булсын, бәхетең тулып торсын, киң ризыклы, зур дәүләтле бул, ир бәхетендә, тигезлектә үтсен гомерең", - дип, шартына җиткереп, ташка эссе суын да тамызгалады. Рәхәт, әниең сине бәләкәй чактагы кебек, шулай такмаклый-такмаклый чапкач. "Әни, ак чыршы кебек бәхетең ак булсын дип тә өстәп җибәр инде", - диде ләззәтлектән изерәп яткан Зәйнәп. "Ушың китә инде шул ак чыршы дип, кызым. Син үзең - минем Ак чыршым, гүзәл чыршым! Энәләрең генә әлегә кадәр парыңны якын җибәрми тора бит әле. Ярый, никах сәгатең сумагандыр, булыр, сабыр итәек", - диде ана, җыерчыклы битендәге тирен куллары белән сыпырып төшереп. Тормыш мәшәкатьләре, шәһәрдәге ялгыз фатиры, Ришатына булган үпкәләре дә онытылды, тәне дә, җаны да сап-саф калды. Әнисен дә ләүкәдә әйләндереп, әйләндереп чапты, юкә мунчаласына кер сабынын күбекләндереп, тәнен ышкыды. Авыл йомыркасының сарысын мунча чүмечендәге суга салып болгатып, күбекләндереп, чәчләрен дә юды. "Әни, яңадан туган кебек булдың, күзләр тимәсен, йә кайт инде, мин тагын бераз хушланыйм", - дип, талгын су белән коендырды да. "Салкын су белән суык суны таманлап бир, балам, су инәсе, су атасы безгә тазалык бир, тазасына тимә, чирләрен калдырма, дип авызыңны өч тапкыр су белән чайкатып чыгып кит, яме, мунчадан чыкканда", - дип, хәле бетсә дә, үгет-нәсихәтен бирүдән туктамады ана.
Хәзер чыккач мәтрүшкәле сөтле чәй эчеп хушланыр Зәйнәп. Әнисе әзерләгән, ясаган шул чәйне эчү үзе бер могҗиза бит. Ак чыршылар, мәтрүшкә, әрем исләрен
иснәп утырыйм да кайтырмын мин дә дип, ап-ак юкә мунчаласына кер сабынын үкәп, күбекләндерде дә бераз аш тозы сибеп, тәннәрен ышкып төшерде. Авылның табигый скрабы менә шушылар инде. Бәләкәйдән өйрәнелгән аларның мунчасында бары юкә мунчаласы, бары кер сабыны, шампунь урынына яңа савылган сөт, йомырка сарысы. Бүгенге көненнән канәгать иде Зәйнәп. Авылында, әникәе янында гадәттәгечә рәхәтләнеп үтә аның ялы. Үзләре артыннан башка мунчага килер кешеләре булмагач, әнисе өйрәткәннәрне кабатлады, бездән соң шәкертләр керсен, дип ишектән чыкты ул. Нинди шәкертләр микән, әнисенең үз әнисеннән, зүрнәсеннән отып калган сабак-сүзләре инде алар. Димәк, әйтелергә тиешләр.
Тышкы һава тагын да сафланып калган, сирәк кенә ябалак кар төшә башлаган, көнне сындыра дип уйлады Зәйнәп. Өй ишеген ачканда ниндидер ят кешеләрнең сөйләшүе ишетелеп калды. Кемнәр булыр, кичкә калып кем йөрер дип уйлап тупса-бусагадан атлады. Олы якның түрендә, ни күзе белән күрсен, Ришаты чыршы урнаштырып йөри. Кай арада кайткан, ничек кайтырга булган? Чыршыны да үзе алып килгәндер инде, купшыкайны ничек хуҗаларча кыйланып өй уртасына куйган, урындыкка басып, түшәмгә беркетеп торачы! Аның мунчадан кайтып, бәләкәй якта, ишек төбендә утырганын әллә сизмәделәр-күрмәделәр. Ягымлы гына, апа кешенең назлы-бәрхет тавышы ишетелде: "Кодагый, балаларга никахны кыз өендә, сездә укытып, алып китәрбез инде. Әйеме, картым, кыз нигезендә укытканнар әби-бабаларыбыз никахны. Ришат шулай дип, алып килде менә безне, кыз сорарга килдек, никахны да озакка сузмый укытып алыйк, кодагый..." - Ришатның әнисе инде "кодагый"га күчеп, мунча кызыллыгы да бетмәгән Тәнзилә карчык белән чөкердәшә дә башлаган. Әллә хуш исле мунча Зәйнәпнең башын иләс-миләс китергән, шушы күренешне ишек төбендәге урындыгыннан риза булып тыңлап утыра торгач, тамагын кырып куйды. Ришат чыршы исен өйгә таратырга өлгергәнме, әллә үзе алып кайткан ак чыршы ботаклары Яңа ел исен чыгарган. Тамак кырган тавыштан сискәнеп куйган егет, бәләкәй якка атылып чыкты: "Зәйнәбем минем, синең яннан бер адым да китәсем килми, гел бергә булыйк, гомергә, ризасыңмы?- дип, мунча парының хуш исенә уралган сөйгәнен ул күкрәгенә кысты. "Ришат, кадерлем, чыршы алып кайттыңмы ни? Ак чыршымы?" - назлы тавышы белән эндәште ул егетенә. "Әйе, Зәйнәбем, ак чыршы, Яңа ел чыршысы", - диде ул, сөйгәненең ылыс исе килеп торган юеш чәчләренә борынын төртеп.