Бер дә карышып, кәҗәләнеп тормады мәхлүк, урам буйлап, җитәккә рәхәтләнеп ияреп кайтты сакаллы мал. Бирешеп, язмышына һәм яңа хуҗасына риза булгандай, Хәбиб карт янәшәсеннән риза булып, тыныч кына атлады шул. Кәҗә - мал түгел диләр, нинди генә мал әле! Алгы аякларын ыспай хатын-кызлар кебек кенә нәфис итеп күтәрә төшеп, салмак кына басуы гына да бит, карап торырлык! Кәҗә - мал түгел, имеш! Нинди генә мал әле! Саусаң - сөте, оекбаш, шәл бәйләргә мамыгы. Ите дә шикәр кебек эреп тора! Бичәсе белән бергә яшәүләренә 60 ел була бит! Искечә Яңа елда алып килгән иде аны. Шушы нигездә Яңа еллар мәлендә үзенә күрә, заманына күрә бер дигән туйлап та алдылар. Гомерләр сизелми генә елга кебек акты да китте. Берүк, озын гомерле булсын корткакае. Шуның өчен дә бүләге, Яңа ел бүләге әбекәенә шифалы сөт бирсен, сихәтле кәҗә сөте эчсен дип, йөргәне бит! Саклансаң, ныгайсаң, тагын бик күп Яңа еллар каршыларга насыйп булыр әле, боерса! Балалар үз дөньялары белән читкә китеп төпләнгән, исән, рәхәт яшәсеннәр... Шулай уйланып, корткасының чыгып җиткәнен көтә-көтә, кәҗәсенә бик тә канәгать булып, аңа сынап, карашын төбәп торды карт.
-- Нәрсә булды, нигә шулай кычкырынасың? Кайда болай җугалып тордың? - өстенә сырылган куфайкасын кигән, ә шакмаклы шәлен ябына-ябына сөйләнеп чыгучы әбекәй, хәләленә күтәрелеп карагач, аның аптыраганнан ачылган авызы бераз ябылмыйча да торды әле. Йә ни әйтерсең, дигән горур кыяфәттә басып торучы карты һәм аның янында ияге астындагы артык зур булмаган сакалын алга чыгарыбырак, булачак хуҗабикәсенә өмет тулы күзләрен төбәп карап торучы ап-ак кәҗәне күрде ул.
-- Ии мәхлүк! Картым, кайдан алдың мондый ак кәҗәне?
-- Кортка (бу якларда яраткан әбиләренә бабайлар шулай, назлап кортка дип эндәшә), сиңа Яңа ел бүләге бу! Мә, принимай! Түбән оч Фатыйхның улына Уфага ук беркөнне заказ биреп җибәргән идем. Берүк ак булсын, мөгезле булмасын, җилене дә ярыйсы гына булсын, сөтне мул гына бирә торганын сайлап ал, улым, дип җибәргән идем. Анда шуларны үрчетә торган ферма бар диме соң. Кәҗә сөте гомерне озынайта ди, кортка, кызлар кебек, йөгереп кенә йөре яме Яңа елда, - хәбәрен тезде шулай Хәбиб бабай.
-- Иии мәхлүккәем, кара ничек, күзләремә мөлдерәп карый, бабай, рәхмәт инде. Үзең дә җүнтерәп торасың, үзеңә дә зыяны тимәс. Игелеккә булсын! Сиңа ни мин оекбаш бәйләп куйган идем инде. Казаннар килгәч, үзеңә атларга җиңел булсын дип, киез ката сатып алып калган идем, шул булыр сиңа минем Җаңа җыл бүләгем, җәме? Төп салган катаңны салып ташларсың инде, Җаңа җылда җаңа ката белән җегетләр кебек нык басып йөрерсең.
Шулай сөйләнә-сөйләнә икәүләшеп, кәҗәне абзарга табан алып китте алар. Сыерларын саткач бушап калган бура коры, иркен, җылы иде. Рәхәтләнсен кәҗәкәй. Былтыргы печәннәре дә бар, быел бәрәңге бакчасындагы печән түтәленнән өч тапкыр чабып алган печән дә абзар сәндерәсендә. Ашлы суларын
чыгарып бирерләр, мал тотмаган кешеме ни алар! Рәхәтләнеп яшәрсең, кәҗәкәй, диештеләр алар.
-- Карт, белдеклесең, маладис. Сыңар оек алып баргансың, бау алып барсаң, муенын авырттырыр иде. Кисеп керә бит ул, мәхлүк тарткалашса бигерәк тә буар иде... Җә, уйламаган-көтмәгән җирдән маллы бул әле! Элек ни, көнең кәҗәгә калмасын диләр иде дә, кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел дип тә, мәхлүкне ни дип кенә рәнҗетеп сөйләмәделәр. Гөлия әби шулай уйлана-уйлана өйдән ашлысу алып чыкты. Кесәсенә салган икмәк кыерчыгын да иң тәүдә өзгәләп, кәҗәкәйгә каптырды. Кәҗә тәмләп икмәкне күши-күши хуҗаларның күзенә карый, какмас-сукмастайлармы, янәсе.
-- Рәхмәт төшкерләре, бабай, кәҗәкәйгә нинди кушамат бирәбез инде? Синең теге җәшьлектә күз атып йөрегән Тәбрик абзый кызының исемен чәпибезме әллә? Сәлимә дисәк, ничек булыр? Килешер бит? - бабаен, җае туры килгәндә, "чеметеп" алмакчы иде исәбе.
-- Кортка, син нәрсә сөйлисең, Сәлимәнең сөтен
эчкән кебек булырмын бит, шул турыда әзерәк уйла! Мин ни әллә каршы түгел, үзең кара! - диде Хәбиб бабайда үпкәләми генә.
--Карт, кара, күзләрең майланып китте ләбаса, юк, көндәшнең исемен бирмибез! - диде, Гөлия әби ашлысу бидрәсен кәҗәкәйнең алдына этәрә төшеп.
-- Моның бәрәннәре булсын өчен тәкәсен дә алмый булмас, кортка. Пенсияңне җыеп, 23нче февральгә тәкәсен миңа атап бүләк итәрсең. Бар ди, тәкәләре дә Уфада, теге бала шулай диде. Анысына да мәгънәле кушамат әзерләп торырбыз. Кара әле, ап-ак бит! Гөлия, синең ак төймәңә охшап тора. "Төймә" дип кушыйк, Төймә! - бүләген дә таптым, кушаматын да таптым үзем, дип масайган сыман, бабай иягенең очын тоткалап сыпырды. Кәҗә, бер-бер хәл бармы әллә, кызу гына сөйләшеп алдылар, дигән сыман, бер бабайга, бер әбигә башын боргалап караштыргалады. Кәҗәнең кушаматы да әбекәйнең күңеленә хуш килде.
-- Төймә, сөткәйләрең тәмле булсын, бер башың унга җитсен! Төкле аягың белән, малкай, игелеккә бул! Хәерле терлек булып, абзарларыма кот кундыр, - дип, теләкләр тели-тели карт белән кортка абзар ишеген төнгелеккә бикләп куйдылар.
--Карт, рәхмәт, җортка җәм керде. Сыеркаебызны бетергәч җортыбыз ятимсерәгән иде. Карт сөягем җиңеләеп киткәндәй булды инде менә. Иртәгә, боерса, Җаңа җыл коймагын иртәнге, җаңа сауган сөттән пешерермен. Җылы сөттән дә авыз итәрбез. Бөтнек, мәтрүшкә салып кәҗә сөте белән чәй дә эчерермен үзеңне. Рәхмәт Җаңа җыл бүләгеңә. - дип карты артыннан
титаклады күңеле хушланган әбекәй.
Ә Хәбиб бабай хәләлен сөендерә алганына, Яңа ел бүләк-сюрпризының корткасының күңеленә хуш килгәнгә аңарга караганда да шатырак иде.
Бетеп барган авылның Югары оч урамындагы бу икәүнең әле ярыйсы гына булган бүрәнә өендә, картларның куанычын аңлагандай, балкып ут кабынды, кичкелеккә плитә астына учак ягылды, чуеннарында Яңа ел пилмәне гөбер-гөбер кайнап пешә дә башлады.